Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак проблемасы белән бәйләнгән

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итте, узган ел эшенә йомгак ясады

Кабул итүдә депутат чистай­лыларның унике мөрәҗәгатен карады. Кемдер күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт әйтергә килгән, кемдер бизнеста ярдәм сорый. Яңа тәкъдимнәр белән килүчеләр дә булды: әйтик, яшьләр эшмәкәрлеген үстерү һәм беренче коворкинг-үзәк ачу турында.
Күпчелек мөрәҗәгатьләрнең аварияле торактан күчү белән бәйле булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Кайбер чистайлыларны бер квадрат метр өчен тәкъдим ителгән бәя канәгатьләндерми. Озакка сузылган суд утырышларыннан соң алар Айрат Нәҗип улына мөрәҗәгать иттеләр. Ул исә барлык документларны һәм суд карарларын ныклап өйрәнергә вәгъдә итте. Аварийщикларга ипотека кредиты бирү буенча депутат кабул итүенә ике пенсионер хатын- кыз зар-моңнары белән килде.
- Бер ел буе без кредитны тие­­шен­чә түләп килдек, хәзер аны тарта алмаяча­гыбызны аңла­дык, чөнки аның суммасы үсә бара. Безнең хезмәт хакыбыз һәм пенсиябез зур түгел.Ипотека өчен алты меңнән тыш, коммуналь хезмәтләр өчен дә түлисе бар, әле яшәргә дә акча кирәк бит, - диләр хатын-кызлар. - Моңардан тыш безнең йорт төзүчеләргә дә дәгъваларыбыз бар.
Пенсионерларга грамоталы итеп үтенеч кәгазе һәм мөрә­җәгать язарга булыштылар, ипотека кредиты мәсьәләсен ныклап эшләп бетерергә һәм аны түләү өчен уңайлырак шартлар булдырырга вәгъдә иттеләр.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Айрат Хәйруллин үз округы буенча күп мөрәҗәгатьләр кабул итүен әйтеп үтте.
- Әлеге традицияне 2018 елда да дәвам итәрбез дип уйлыйм. Төбәк атналыклары вакытында без һәр районда булдык һәм гражданнарны кабул иттек,- дип билгеләп үтте ул. - Бүген без Чистайда эшлибез. Бу бик матур борынгы шәһәр, биредә проблемаларның берсе булып иске торак йортларның күп булуы тора, шул сәбәпле, кайбер чистайлылар бүгенге яшәү шартлары белән канәгать түгел. Әмма район хакимиятенең рес­публика җитәкчелеге белән яхшы көйләнгән эш алып баруларын да әйтеп үтәргә кирәк. Соңгы елларда күп нәрсәләр эшләнде. Яңа микрорайон төзелә, яңа мәктәп төзү планлаштырыла. Шәһәр Казанга таба үсәчәк. Мин Чистайның киләчәге җитди булыр дип ышанам.
Айрат Хәйруллинның эш визиты һәм кабул итүләре планлаштырылган. Һәр мөрәҗәгать буенча депутат ныклы тикшерү үткәрергә һәм аларны чишүдә ярдәм итәргә вәгъдә итте, әгәр кирәк булса, ул гражданның өенә барасын һәм яшәү шартлары белән танышасын да әйтеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай