Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенниклык мәсьәләсе шактый кискен тора

Җинаятьчеләрнең мәкерле схемалары көннән-көн арта бара, тагын да яңараклары, камилләшкәннәре барлыкка килә.

Аларның саны дистәләгән, хәтта йөзләгән. Ел башыннан гына да Чистайда 20дән артык мошенниклык очрагы теркәлгән.

Хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышында мошенниклык фикер алышу өчен төп тема булды.

Җиңел юл белән акча эшләү теләге җинаятьчеләрне банк һәм мобиль карталар счетларыннан акча урлау белән бәйле гамәлләргә этәрә.

2019 елда 99 очрак теркәлгән, шуларның 23е тикшерелгән. Иң киң таралганнары Интернет мәйданчыкларында товар сатып алу яки сату, ялган кредит бирү, йөк ташу, экстрасенсор хезмәтләр күрсәтү тәкъдиме белән башкарыла.

– Бүгенге көндә Чистайда, республикадагы кебек үк, мошенниклык мәсьәләсе шактый кискен тора. Быел 23 җинаять кылынган, шуларның 13е – банк карталарыннан акча урлау. Гомуми зыян 700 мең сумнан артык тәшкил итә. Кешеләрнең кәрәзле телефоннарына шалтыраталар һәм картаның эше туктатылды дип хәбәр итәләр. Шуны истә тотарга кирәк, бернинди банклар да телефон аша җитди мәсьәләләрне хәл итмәячәкләр, өстәвенә, мәгълүматларны соратып алмая­чаклар, – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров.

Сергей Владимирович билгеләп үткәнчә, мошенник­лар, кагыйдә буларак, Мәскәү номерларыннан шалтыраталар, аларның кайберләре 495 саннарына башлана. Бәлане булдырмый калуның иң җиңел ысулы – таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү алып бармау.

Чистайда яшәүче бер ханым шушы кагыйдәләргә колак салмаган һәм шушы көннәрдә аның биржада уйнау сылтавы белән 510 мең сум акча күчерүе ачыклана. Сатуларда катнашу өчен хатын ике тапкыр банк­тан кредит һәм «аналитик» җитәкчелегендә акцияләр сатып алган. Шушы эш буенча җинаять эше кузгатылган.

Район башлыгы Дмит­рий Иванов җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, һәркемгә үз коллективында мошенник­ларның кармагына ничек эләкмәскә дигән темага мәгълүмат җиткерүне сорады. Шулай ук тәртип сакчыларына банк хезмәткәрләре акча күчергәндә түләүләрнең билгеләнешен җентеклерәк тикшерсеннәр өчен алар белән өстәмә эш алып барырга кушты.

Утырышта эш йомгаклары, җәмәгать тәртибен саклау пунктлары һәм хокук саклау юнәлешендәге муниципаль хезмәткәрләр эшчәнлегендә проблемалы мәсьәләләр, гражданнарның җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнашуы турында да сүз барды. Бу хакта Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сөйләде.

– Һәр квартал саен ирек­ле халык дружиналары штабы тарафыннан шундый җәмгыятьләр төзелгән оешмаларда һәм предприятиеләрдә эшлекле очрашулар үткәрелә. Башкарма комитет балансында тәртип сак­лау җәмәгать пунктларының алты бинасы бар. Алар хокук саклау эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен техника һәм җиһазлар белән җиһазландырылган, – дип аңлатты Михаил Иванович.

Мәгариф учреждениеләре­нең хокук бозуларны кисәтү советлары эше турындагы доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бу эшнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – балигъ булмаганнарның деструктив үз-үзен тотышын иртә ачыклау.

– Иң мөһиме, проблемалар билгеләнгән. Болар – балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәптә торучы балалар, аларның түбән өлгереше, җитди сәбәпсез дәресләр калдыруы. Әлеге категория мәгариф системасы ягыннан гына түгел, кисәтү субъектлары ягыннан да зур игътибар таләп итә. Балаларны укыту һәм тәрбияләүдә проблемалары булган социаль куркыныч гаиләләр саны арта. Бүгенге көндә кайбер мәктәпләрдә психологлар юк, шуңа бәйле рәвештә без һәр белгечкә тиешле эш алып бару, кирәкле консультация бирү өчен билгеле бер мәктәпләр бүлеп бирдек, – дип сөйләде Ольга Вадимовна.

Хезмәтләрнең җайга салынган эше нәтиҗәсендә күп кенә проблемаларны булдырмый калырга мөмкин.

Белешмә

Җинаятьчеләрнең хәйлә-мәкеренә эләкмәс өчен:

  • билгесез затларга үз шәхси мәгълүматларыгызны бирмәгез;
  • әгәр сезгә телефон аша элек сатып алынган сыйфатсыз дару яки БАДлар өчен тотылган чыгымнарны компенсацияләргә тәкъдим итәләр икән, ышанмагыз, бу мошенникларның чираттагы хәйләсе;
  • счетны контрольдә тоту өчен смс-хәбәрләмәләр хезмәтен тоташтырыгыз;
  • пин-кодны карточкадан аерым саклагыз, аны керткәндә банкомат яки терминал клавиатурасын кулыгыз белән каплап торыгыз;
  • интернет-банкта яки мобиль кушымтада чыгым лимитларын билгеләгез;
  • кылмаган операцияне раслау өчен смстан кодны беркемгә дә беркайчан да әйтмәгез;
  • карта югалса яки урланса яисә аны банкомат «йотса», шулай ук картага беркетелгән номер белән телефон югалса, картаны кичекмәстән блокировкалагыз.

Әгәр сез мошенниклык гамәлләренең корбаны булсагыз, яки сезне алдарга омтылсалар, шунда ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең кизү частена 02, 112, 102 телефоннары буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев