Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенниклар акча эшли – җәзасын сез аласыз!

Безнең заманда «пультлы исәпләгеч»ләрне сатып алу интернет-кибеттән аяк киеменә заказ бирү кебек бик җиңел. Әмма аның шулай булуы борчу тудыра да инде.

Шундый исәпләү приборларын ясаучылар сатып алучыларга шикле ысуллар куллану ярдәмендә электр энергиясенә чыгымнарның кимүен вәгъдә итәләр, әмма шул ук вакытта әлеге исәпләү приборларының бәясе закон тарафыннан танылган исәпләгечләрдән берничә тапкырга кыйммәтрәк.

Интернетта аеруча таралган модельдәге «пульт»лы исәпләгечләр сатып алырга өндәүче бик күп тәкъдимнәр барлыкка килде. Алар ничек эшләнә соң? Шундый исәпләгечләрдә исәпләү схемасы шул рәвешле эшләнгән, ул идарә итү пульты ярдәмендә читтән торып электр энергиясен исәпләү процессын бөтенләй туктатырга яки шактый күпкә акрынайтырга (10 проценттан 90 процентка кадәр) мөмкинлек бирә. Тышкы яктан әлеге исәпләгечләр гадәти электр исәпләгечләреннән берни белән дә аерылмыйлар, ә пультлар автосигнализация яки электр люстрасы пультларына охшаганнар.

Әмма интернет-сайтларда шулай ук әлеге исәпләгечләрнең исәпләү приборлары сыйфатында кулланыла алмаулары турында да язылган. Нәтиҗәдә, шушы исәпләү приборларын сатып алучылар өстеннән акча эшләп, явызларча эш итүчеләр үз өсләреннән бөтен җаваплылыкны төшерәләр.

Тагын бер ысул – җирле «Кулибин»нар тарафыннан тоташтыргычларны пайкалап ябыштыру юлы белән  электр исәпләгечләре схемасына катышу. Әлеге ысул энергетиклар тарафыннан бик гади исәпләп чыгарыла, бары токны үлчәргә һәм техник тикшерү үткәрергә генә кирәк.

Энергетиклар электр энергиясен исәпләү сыйфатында шундый исәпләгечләрне урнаштыру һәм куллану законсыз булуы турында кисәтәләр! Әлеге исәпләү приборыннан файдалану – электр энергиясен урлау, административ һәм җинаять эзәрлекләве янаучы җитди хокук бозу буларак квалификацияләнә. Кулланучы электр челтәре компаниясенә китергән зыянны капларга мәҗбүр булачак, ә ул кайвакыт берничә миллион сумга җиткән шактый зур сумманы тәшкил итәргә мөмкин.

Хәзер «пульт»лы исәпләгечне ачыклау авыр түгел. Энергетиклар тарафыннан махсус җиһаз сатып алына, ул пломбаны һәм корпусның бөтенлеген бозмыйча, исәпләү приборы эчендә чит җайланмаларны билгеләргә мөмкинлек бирә. Димәк, закон бозучылар белән көрәшү җиңеләя бара.

Хөрмәтле электр энергиясен кулланучылар! Яңа исәпләү приборы сайлаганда сак булыгыз, акчаны янга калдырырга теләп, мошенникларның шикле тәкъдимнәренә ышанмагыз, интернеттагы рекламага һәм игъланнарга игътибар бирмәгез. Исегездә тотыгыз, саран икеләтә түли, китергән зыянны каплауга караганда тариф буенча түләү күпкә арзанрак.

Оксана Четыркина, Чистай электр челтәренең Чистай район электр челтәре ГРУ инженеры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев