Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мордва Баганалысы авылында төрле буын геройларына стенд ачыла

Мордва Баганалысы авылында сугышчыларга-Ватан сакчыларына багышланган истәлек стендын яңарттылар.

Әлеге стендның беренче варианты Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан    Бөек Ватан сугышында Дан Ордены белән  бүләкләнүчеләр Яков Фролович Федотов, Иван Герасимович Астафьев, Степан  Ильич Шувалов хөрмәтенә куелган иде.
Әмма тарих бүген дә язылуын дәвам итә. Бүген, Россия махсус хәрби операция алып барган бу көннәрдә, герой якташлар исемлеге яңа исемнәр белән тулылана.
Шушы авылда туган Чистай эшмәкәре Сергей Шувалов  инициативасы буенча «Мордва Баганалысында туганнар» стенды Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан кабат яңартылды. Хәзер анда махсус хәрби операция барышында һәлак булган Батырлык Ордены кавалерлары Руслан Аладдин улы Адилов, Алексей Николаевич Барбонин, Юрий Михайлович Рузанов, Дмитрий Леонидович Рузановларның исемнәре мәңгеләштерелде.
Сергей Иванович яңа мемориал әзерләүне шәхсән  үзе финанслады.
9 май көнне  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына халык ярдәме белән торгызылган авыл һәйкәле янында  авылдашлар, ветераннар, Татар Баганалысы авылы мәктәбе укучылары һәм мактаулы кунаклар җыелачак. Әлеге көнне митинг булачак, узган сугыштагы геройларны һәм бүгенге Ватаныбыз сакчыларын да искә алачаклар.
Хәтер вакыт чикләрен белми – Россия солдаты батырлыгы буыннарны берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев