Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Монополиягә каршы хезмәт вәкиле сорауларга җавап бирде, үзенең шәхси контроленә алды

26 сентябрьдә, сишәмбе көнне, хакимият бинасында гражданнарны кабул итү булды. Аны Россиянең монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Павлов үткәрде.

Кабул итү вакытында бизнес һәм власть органнары вәкилләре, гражданнар монополиягә каршы хезмәт вәкилләренә үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, идарә йогынтысы мохитында булган аңлашылмаган мизгелләрне ачыкладылар.
- Без үзебезне социаль юнә­лештәге дәүләт органы позиция­сендә тотабыз. Халыкка проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә булышабыз, - дип билгеләп үтте Сергей Павлов. - Чистай районы монополиягә каршы законны явызларча бозучы булып тормый. Нигездә, аңа җир участокларын бүлеп бирү, бу мәсьәләдә җирле үзидарә органнарының эшләп җиткермәүләренә җитеш­сез­лек­ләренә бәйле сораулар белән буенча мөрәҗәгать итәләр. Рос­сия­нең монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиленә кабул итүгә өч кеше килде. Мөрәҗәгатьләр арасында җир участокларын сатулашмыйча бирү, сатып алу өчен җир участокларының билгеләнгән күләме, электрон сатулашуларда законсыз конкуренцияләр һәм башка мәсьәләләр бар иде. Аларга аңлаешлы җаваплар бирелде, күп мәсьәләләр шәхси контрольгә алынды.
Болардан тыш, килгән вәкил мәктәптә ачык дәрес үткәрде. Анда укучыларга монополиягә каршы органнар эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында видео­роликлар күрсәттеләр, идарә контролендә булган кызыклы мисаллар турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай