Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мондый батырлык һәркемнең дә кулыннан килми!

Денис Чапуринның исеме күп кенә чистайлыларга таныш.

Узган елның көзендә аның героик гамәле турында күпләр сөйләде һәм безнең шәһәрдә генә дә түгел.

Денис Николаевич үзенең гомерен куркыныч астына куеп, дөрләп яна торган йорттан 11 айлык сабый кызны алып чыга.

Батырлыгы һәм битараф булмаганы өчен Денис Чапурин берничә тапкыр Мактау грамоталары һәм бүләкләр белән билгеләп үтелде. Баланы коткарудагы кыю гамәлләре өчен аны Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Тантаналы чара Сергий Радонежский хөрмәтенә рухи-агарту үзәгендә узды.

– Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе җитәкчелеге исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән кешеләрне коткаруда ярдәм күрсәткәндә актив тормыш позициягез өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Мондый батыр гамәл һәркемнең дә кулыннан килми! – диде 67нче янгын-коткару час те начальнигы Артем Кипров Рәхмәт хаты тапшырганда.

Денис Чапуринның әлеге гамәле барысы, бигрәк тә үсеп килүче буын, өчен лаек лы үрнәк булырга тиешлеген бүләкләү вакытында Чистай һәм Түбән Кама епискобы Игнатий да әйтте.

– Яхшы үрнәк күпләр өчен гыйбрәт. Без теориядә ничек коткарырга, ярдәм итәргә кирәклеген беләбез, әмма еш кына чын-чынлап ярдәм кирәккәндә күпләр узып китәләр. Мин сезнең үрнәгегез күпләргә гыйбрәт булуын телим. Мин сезгә, Денис, күрсәткән батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сез тормыш тоткасы, сезгә алдагы тормышыгызда, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар, сәламәтлек һәм озын гомер телим, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, – дип мөрәҗәгать итте архиерей.

Аның хәер-фатихасы белән Чистай епархиясе идарәсеннән Денис Чапуринга, үз сәламәтлеген ныгыту өчен, медикаментлар сатып алуга акча бүлеп бирелгән. Чис тай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов та Денис Николаевичның бу гамәлен чын батырлык дип атады һәм кыюлык күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Әмма Денис Чапурин үз гамәлен героик дип санамый. Ул үзенә карата әйтелгән рәхмәт сүзләрен уңайсызланып тыңлады һәм игътибар күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт белдерде.

– Минем урынымда булса, теләсә кайсы кеше шулай эшләр иде. Мин күршеләремнең йорты януын күргәч һәм анда кешеләр булуын белгәч, шунда ук аларга ярдәмгә ташландым. Гомеремне куркыныч астына кую ым турында уйламадым. Бу коточкыч кичтә кечкенә Ралинаны коткарып калдым, ә менә аның әбисен төтен эчендә таба алмадым, – дип үкенеч белән сөйли өч бала әтисе Денис Николаевич.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига узган елның 30 октябрендә булган иде. Хәмзин урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Ул вакытта йортта 57 яшьлек хатын-кыз һәм аның кечкенә оныгы була. Бу турыда белгәч, Денис Чапурин ут чолгап алган күршеләренең йортына керә һәм 11 айлык сабыйны алып чыга. Ни кызганыч, 57 яшьлек хатын-кызны коткарып калып булмый, ул сөрем газы белән агулана. Кызның әти-әнисе, ике абыйсы өйдә булмыйлар.

Бу фаҗига Әфләтуновлар гаиләсе тормышын тамырдан үзгәртә. Хәзер алар Йолдыз поселогында гаилә дусларының йортында яшиләр.

– Ә сез Әфләтуновлар гаи лә се белән аралашасызмы? – дип Денистан кызыксындым.

– Без тату күршеләр идек. Ә бу очрак безне тагын да якынайтты дип әйтсәм, ялгыш булмас. Хәзер янәшәдә яшәмәсәк тә, еш кына бер-беребезгә кунакка йөрибез, – дип билгеләп үтә Денис Николаевич.

Кызын коткарган кешегә Гадәттән тыш хәлләр министр лыгыннан Рәхмәт хаты тапшыруларын белгәч, Юлия Әфләтунова бик сөенде.

– Денис төрле мактау кәгазьләренә һәм бүләкләргә лаек дип уйлыйм. Аның өчен бик шатмын. Кызыбызны коткарганы өчен без аңа гомер буе рәхмәтле булачакбыз, без аны Ралиночкабызны саклаучы фәрештә дип атыйбыз. Ул чын батырлык кылды, Денис – олы хөрмәткә лаек кеше. Гомумән алганда, Чапуриннар күркәм гаилә, без алар белән дустанә мөнәсәбәттә торабыз, – дип сөйли Юлия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев