Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мобилизацияләнгәннең гаиләсе яшәгән йортка су үткәрделәр

...

Евсеевлар гаиләсе йортка янкорма төзи, әмма гаилә башлыгы махсус хәрби операция зонасына китә һәм күп нәрсәне эшләп бетерә алмыйлар, шул исәптән су үткәрергә өлгермиләр.

— Сусыз яшәү бик авыр, ә өч бала белән, шуларның берсе әле 10 айлык кына булганда, бигрәк тә. Башта өч катлы кооператив йортның су белән тәэмин итү системасына кушылырга теләгән идек. Ләкин йорт идарәчесе моңа каршы булды, имеш аларның торбалары башка төрле һәм бернәрсә дә килеп чыкмаячак. Шуннан соң мин хакимияткә мөрәҗәгать иттем һәм озак та үтмәде минем белән су каналыннан элемтәгә керделәр. Без су үткәрү вакыты турында килештек һәм бер атна эчендә безгә барысын да эшләп бирделәр, — дип уртаклашты Рената Евсеева.

Хатын-кыз мондый бүләктән канәгать. Ул су үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә, шул исәптән Чистай су каналының генераль директоры Таһир Әхмәтҗановка һәм баш инженер Алмаз Мифтахетдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

— Алмаз минем белән һәрвакыт элемтәдә булды һәм бөтен процессны контрольдә тотты, моның өчен аңа аерым рәхмәт, — дип билгеләп үтте Рената.
Хәзер, өйгә су кергәч, тормыш итү күпкә җиңеләя. Әмма торбалар салу өчен җир казырга туры килгәнлектән, хәзер асфальтланган участок урынында пычрак. Шуның аркасында аннан йөрү авыр. Хатын-кыз хакимияткә мөрәҗәгать иткән инде, анда тиздән проблеманы хәл итәргә вәгъдә иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев