Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөлаем хатын-кызлар, бәхетле булыгыз!

8 Март көнне ир-егетләр әниләрен, хатыннарын, кызларын, кыз туганнарын һәм хезмәттәшләрен котларга ашыгалар.

8 Март көнне ир-егетләр әниләрен, хатыннарын, кызларын, кыз туганнарын һәм хезмәттәшләрен котларга ашыгалар.

Гүзәллеге, хис-тойгылары, күңел җылысы белән хатын-кыз язга охшаган. Бу бәйрәмнең озакка сузылган кышкы йокыдан соң кояш нурларында җылынып, табигать уянган вакытта билгеләп үтелүе юкка түгел. Сез бу дөньяга игелек һәм матурлык, яктылык һәм өмет китерәсез.

Космос, армия, фән, сәясәт, җинаятьчелеккә каршы көрәш... Бөтен өлкәдә дә хатын-кызлар уңышка ирешә. Шул ук вакытта алар туганнары өчен ышаныч һәм терәк булып торалар. Чын күңелемнән әниләргә, бигрәк тә күп балалы, тәрбиягә бала алганнарга олы йөрәкле булганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Якыннарыгыз сезгә иң матур чәчәкләрне бүләк итсеннәр, иң изге теләкләрне теләсеннәр, сезнең хыялларыгыз чынга ашсын.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев