Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәпләрдә тәүге кыңгырау яңгырады

1 сентябрь – балалар өчен генә түгел, ата-аналар, педагоглар өчен дә дулкынландыргыч бәйрәм.

Укытучылар уку планнары төзү белән мәшгуль булса, ата-аналар аяктан егылганчы балалары өчен кирәкле нәрсә эзләп чаптылар. Бүгенге беренче сыйныф укучыларын исә мәктәп эчендә күпме ачышлар, күпме яңалыклар көтә!
Һәр яңа уку елы саен балалар үсә, җитдиләнә. Мәктәп диварларында алар тормыш белән таныша, белем, тәҗрибә туплый, дуслар таба, аннары зур тормыш юлына юл ала... Нәкъ бүгенге кебек үк былтыр да 350 укучы яңа тормышка аяк басты, студент булды.
Аларга алмашка 946 беренче сыйныф укучысы килде, алар өчен мәктәп тормышына чакырып, тәүге кыңгырау яңгырады. 8 меңгә якын укучы быелгы уку елында белем алачак.
Шәһәр һәм районның 30 мәктәбендә тантаналы линейкалар булып узды. Матур итеп киенгән кызлар һәм малайлар матур чәчәк бәйләмнәре белән яраткан укытучылары һәм сыйныфташлары янына ашыкты.
Тантаналы линейкаларның берсендә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов та катнашты. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин белән бергәләп, алар Советлар Союзы Герое Сергей Кузьмин исемендәге кадет мәктәбенең икенче корпусында булдылар.
Линейканы ачып, кадет мәктәбе директоры Вера Буслаева быел мәктәп үз укучыларын яңартылган хәлдә каршы алуын әйтеп үтте. Биредә капиталь ремонт үткәрелде, ул мәктәпне тыштан гына түгел, эчке яктан да үзгәртте.
 Белем көне белән яшь чистайлыларны район башлыгы Дмитрий Иванов котлады.
– Безнең һәрберебез күңелендә мәктәп еллары, мәктәп дуслары, укытучылар мәңгелеккә уелып кала. Бу кабатланмас матур мизгелләр безгә яңа белемнәр үзләштерергә, яңа тормыш юлына җитди әзерләнергә менә дигән мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның даими күзәтүе астында социаль программалар, шул исәптән мәктәпләрне капиталь ремонтлау программалары да тормышка ашырыла. Бүген кадетлылар Татарстан җитәкчелегеннән менә дигән бүләк – капиталь ремонтланган мәктәп алдылар. Укучыларга ныклы белем бирү өчен барлык шартлар тудырыла. Шушы менә дигән мөмкинлектән файдаланып, илебез, республикабыз, туган шәһәребез өчен кирәкле кешеләр булыгыз, чөнки бүген илебез өчен югары белемле, компетентлы белгечләр кирәк! – дип ассызыклады Дмитрий Алексеевич. Бу көнне мәктәпне яңартуда өлеш керткәнннәргә һәм көченнән килгәнчә ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай итеп, “ГрейтСтрой” предприятиесенең генераль директоры Рәшидә Гамилова, “Чис­тай элеваторы” директоры Ренат Мотыйгуллин, ДОСААФ автомәктәбе директоры Әсхәт Дәүләтшин һәм Алназ Бәдретдинов Рәхмәт хатлары алдылар. 
Бәйрәм кунаклары өчен җырлар, плац-концерт белән чыгышлар, мәктәп тынлы оркестры чыгышы әзерләнгән иде. Һәм менә беренче сыйныф укучысы Диләрә Мифтахова кулында барлык укучыларны парта артына чакырып тәүге кыңгырау яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай