Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәпкә теркәлү урынына карамыйча эләгү чынбарлыкка әверелде

Яңа ел мәгариф системасына үзгәрешләр китерде.

Укучыларга һәм аларның әти-әниләренә нәрсә көтәргә кирәклеге турында безгә мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Новикова сөйләде.

– Районның мәгариф системасындагы төп үзгәрешләр мәктәпкә кабул итүгә һәм имтихан үткәрүгә кагылачак, – ди Ирина Александровна.

– Баланы мәктәпкә теркәлү урынына карамыйча биреп буламы?

– 1 февральдән 30 июньгә кадәр мәктәпләрдә беренче сыйныфка язылу алып барыла. Балалар бакчасына яки мәктәпкә теркәлү урынына карамыйча эләгү хокукын әлеге учреждениегә ир яки кыз туганнары йөрүче балалар алачак. Үзгәрешләр «РФда мәгариф турында»гы Федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә кабул ителде. Әмма буш урыннар булмаганда, мәктәп кабул итүдән баш тартырга мөмкин.

1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр, кагыйдә буларак, шәһәрнең башка микрорайоннарында, шулай ук чит шәһәрләрдә яшәүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Бу чорда әти-әниләр балаларын үзләре теләгән мәктәпләргә яздыра алалар. Теләсә кайсы очракта да баланың документларын йорт янында урнашкан мәктәпкә тапшырырга киңәш итәбез, әгәр аны буш урыннар булмау сәбәпле, теләгән уку йортына алмасалар.

– 10нчы сыйныфка кабул итү ничек бара?

– Кабул итү һәркем өчен ачык нигездә үткәрелә. Федераль закон нигезендә укучылар башка белем бирү учреждениесен – мәктәп яки урта-махсус һөнәри уку йортын сайларга хокуклы. Муниципаль белем бирү оешмасына кабул итүдән бары тик буш урыннар булмау сәбәпле генә баш тартырга мөмкиннәр.

– Әгәр аттестатта өчлеләр булса, мәктәп 10нчы сыйныфка укырга алмаска хокуклымы?

– Юк. 10нчы сыйныфка теләгән һәр кеше бара ала.

– БДИда 11нче сыйныф укучыларын нинди үзгәрешләр көтә?

– Имтихан эчтәлегендә, узган ел белән чагыштырганда, җитди үзгәрешләр булмаячак. Ул, гадәттәгечә, өч этапта узачак: вакытыннан алда – 20 марттан 13 апрельгә кадәр, төп – 25 майдан 29 июньгә кадәр, өстәмә – 4 сентябрьдән 22сенә кадәр. Имтиханнар расписаниесе белән БДИның рәсми мәгълүматлар порталында танышырга мөмкин.

Математика, химия, биология, информатика, әдәбият, тарих, география, шулай ук рус, инглиз, немец, француз, испан телләре буенча биремнәрдә үзгәрешләр юк. Җәмгыять белеме буенча 28, 29нчы номерлы биремнәрдә төзәтмәләр бар. Физика буенча 24нче номерлы «астрофизика» биреме катлаулырак булачак. Элек ике җавап күрсәтергә кирәк иде, ә хәзер алар ике яки өч булырга мөмкин. Аларның саны алдан ук билгеле түгел. 25нче номерлы бирем дә (электродинамика, термодинамика, молекуляр физика) үзгәрде. Элек бу бирем кыска җаваплы иде һәм бер баллга бәяләнде, ә хәзер исә киңәйтелгән җавап бирергә кирәк. Максималь баллар саны ике булды. Шуңа бәйле рәвештә киңәйтелгән җавап белән биремнәр саны биштән алтыга кадәр артты.

– Төп дәүләт имтиханын тапшыру форматы үзгәрәчәкме?

– Кайбер фәннәр буенча төп дәүләт имтиханын тапшыручы тугызынчы сыйныф укучылары, гадәти биремнәрдән кала, гамәли өлешне дә үтәргә тиеш булачак. Химия буенча биремне үтәү вакыты 40 минутка арта, чөнки анда реаль эксперимент барлыкка килде. Бу-2020 ел яңалыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев