Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәпкә балалар йөртүче автобуска ут капкан

9 сентябрьдә Урта Талкыш, Кече Талкыш авылларыннан балалар йөртүче автобуска ут капкан.

Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, автобуска техник карау даими рәвештә үткәрелеп торган. Ике көн алдан үткәрелгән беренче карау дан соң автобус рейска чыгарылмый. Ул ремонтта була. 8 сентябрьдә үткәрелгән техник караудан соң автобуска кешеләр йөртергә рөхсәт ителә.

Машина йөртүче һәм укучыларны озатып йөрүче оператив рәвештә 16 баланы эвакуациялиләр, янгынны кул астындагы чаралар белән сүндерәләр. Чистай прокуратурасы транспорт чарасының техник төзеклеген тәэмин итүнең үтәлешен һәм балаларны йөрткәндә иминлек таләпләренең үтәлешен тикшерү үткәрә.

– Без бу хакта социаль челтәрләрдән белдек. Шуннан соң Чистай прокурорыннан әлеге мәгъүматны тикшерүен сорадык, соңрак ул моның дөреслеген хәбәр итте. Аның сүзләренчә, автобус йөртүче бу хакта экстрен хезмәтләргә - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Эчке эшләр бүлегенә хәбәр итмәгән. Шуңа күрә дә мәгълүмат оператив хезмәтләргә караганда Интернетта тизрәк дөнья күрә. Чис тай прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү үткәрә, – дип билгеләп үтә ТР прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

«Чистай- информ» хәбәрчесе Кече Талкыш авыл җирлеге башлыгы Григорий Федотов белән элемтәгә керде.

– Бу инцидент турында ишетүгә анда ашыктым. Барлык балалар да сау-сәламәт. Беркем дә дәваханәгә эләкмәде, – ди Григорий Николаевич.

Автобуста булган ике укучы кызның әнисе белән дә сөйләшү булды.

– Кызларыбыз белән без һәр чак элемтәдә. Алар мәктәпкә барып җиткәч, миңа шалтыраталар, хәбәр итәләр. Бүген телефон гадәттәгедән иртәрәк шалтырады. Алар ни булуын сөйләгәч, мин бар эшемне ташлап чабарга әзер идем. Алар мине тынычландырдылар. Әмма тавышларында барыбер курку сизелә иде. Барлык балаларны да башка автобус чакырып өйләренә кире җибәргәннәр, – дип кичерешләре белән уртак лашты Анна Ивановна.

Янып китүнең алдан билгеле булган сәбәбе – транспорт чарасының механизмнарының төзек булмавы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев