Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп йортында – кошлар өчен «ашханә»

Яшь чистайлылар мәктәп йортында канатлы кошларыбыз өчен «ашханә» оештырганнар. 4нче номерлы мәктәп укучылары агачларга җимлекләр һәм сыерчык оялары элделәр, аларга көнбагыш һәм тары ярмасы сиптеләр. Акцияне «Чиста болыннар» табигый тыюлыгы хезмәткәрләре оештырды.

Әлеге чара илебездә 12 ноябрьдә билгеләп үтелүче Песнәк бәйрәменә багышлап үткәрелгән иде.

Салкыннар килү белән урманда азык бетә һәм кошлар, әйтик, чыпчыклар, песнәкләр кешеләр янына кайталар. Хәтта күгәрченнәр дә җимлеккә ияләшә. Мондый акцияләр ярдәмендә без канатлы кошларыбызга ярдәм итәбез: җимлекләр, сыерчык оялары әзерлибез, аларга төрле азык лар салабыз. Иң мөһиме, бу акцияләрдә балалар да катнаша, минем карашка, алар табигатьне яратырга, кошларга сакчыл карарга өйрәтә, – дип сөйли «Чиста болыннар» табигый тыюлыгы начальнигы Максим Улыбин.

Балалар әлеге акциягә бик теләп кушылдылар. Алар бик актив рәвештә җимлекләр һәм сыерчык оялары куярга ярдәм иттеләр, 5 Б сыйныф укучылары берсе артыннан берсе аларга тәм-том салдылар.

– Мондый акцияләр бик кирәк, урамда бик салкын, җир кар белән капланган, кошлар азык таба алмый. Ә биредә алар өчен барысы да бар, – ди Катя Перцева.

– Хәзер без зур түземсезлек белән бирегә песнәкләр, чыпчыклар һәм башка кошлар килүен көтәбез. Җимлекләргә даими рәвештә җим салып торырга вәгъдә итәбез, шулай ук аларны җил очыртып китмәсен өчен дә күзәтеп торачакбыз, – ди Марсель Марясов.

– Безгә әлеге акция бик ошады, ул биек кирәкле һәм файдалы: канатлы дусларыбызга кышкы салыкыннарда тукланырга, өшемәскә мөмкинлек бирә, – ди Дарья Сергеева һәм Әминә Әхмәдиева.

Максим Улыбин әйтеп үткәнчә, мондый акцияләр кыш беткәнче дәвам итәчәк.

 

Белешмә

Россия экология бәйрәме Песнәк көне һәр ел саен 12 ноябрьдә билгеләп үтелә. Әлеге дата Россия кошлар саклау берлеге инициативасы белән бәйрәм ителә. Песнәк көненә илебезнең төрле почмакларында яшәүчеләр безнең илдә кышларга калучы кошлар белән очрашуга әзерләнә. Алар җимлекләр ясап эләләр, аларга «песнәк» ризыклары салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев