Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп яны лагеренда да әйбәт!

Быел июнь аенда шәһәрдә һәм районда 38 мәктәп яны лагере эшләде, шуларның 8е хезмәт һәм ял лагере. Барлыгы 1400 бала ял итте.

13 нче мәктәп укучыларында "Кояшкай" лагере уңыш белән файдаланды, ул балалар һәм яшьләрнең иҗат йортында урнашты. 50 кыз һәм малай көн саен иртән дуслары белән очрашуга ашыктылар, анда аларны мавыктыргыч уеннар көтә иде. Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып (лагерьда 1-8 сыйныф укучылары ял итте), өч отрядның һәрберсендә башкаларыннан аерылып тора торган үз уеннары, конкурслар узды. Әмма очрашуларның, викториналарның күпчелеге барысы өчен дә булды, алар арасында хәрби-патриотик юнәлештәге чаралар да бар.
-Хәтер һәм кайгы көненә туры китереп митинг, "Сугыш еллары сәхифәләре", "Әлеге елларны онытырга ярамый" дигән викторина да булды, - дип сөйли "Кояшкай" лагере начальнигы Любовь Мокеева.- Балаларның солдатлар батырлыгы, илебезнең героик тарихына битараф булмаулары күңелне шатландыра, алар туган җиребезне дошманнан саклап һәлак булганнарны хөрмәтлиләр.
Балалар элеккеге очучы Наил Сабировны да игьтибар белән тыңладылар, без аны үзебезгә кунакка чакырган идек. Ә менә заманча хәрби техника турындагы видеофильм малайларда зур кызыксыну уятты.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына спектакль дә гыйбрәтле булды. Аны Казанның яшь тамашачы театры артистлары мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр өчен күрсәттеләр. Бик матур спектакль, ул балаларның актив катнашуын да күз уңында тоткан, чөнки актерлар тамашачыларның үзләрен дә эшләргә мәҗбүр иттеләр, аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәләрен тикшерделәр.
Әлеге спектакль 13 нче мәктәп лагерендагы кызлар һәм малайлар өчен үзенә күрә берләштерүче тематик чара булды, чөнки биредә "Имин тәгәрмәч", "Светофорның өч билгесе" дигән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча рәсемнәр конкурсы, викторина узды. Иң мөһиме, алар юл законнарын тайпылышсыз үтәсеннәр һәм алар белән бәхетсезлек булмасын иде. Сүз уңаенда, барлык мәктәп яны лагерьларында да балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә аерым игътибар бирелде...
Ял ял инде ул, шуңа да һәр көн күңелле, көтелмәгән хәлләр, уен-көлке, уеннар һәм дәресләр белән тулы булды. Зуррак кызлар - Лена Ханжина, Ксения Новичкова, Софья Павлова үзләрен ягымлы, сизгер күңелле тәрбиячеләр буларак та күрсәттеләр, алар кирәкле минутта нәниләргә ярдәм итәргә әзер иделәр. Ни дисәң дә, алар үзләре дә кайчан гына сабыйлар иде. Лена ел саен лагерьга йөри һәм тормышның шундый ритмыннан канәгать, ә менә Ксения беренче тапкыр гына биредә ял итә һәм аңа барысы да бик ошаган. Алар 2 нче гимназия ашханәсендә тукланганнар, ашату бик тәмле, витаминнарга бай булган, бай сөт кухнясы, кайнар ашлар, камыр әйберләре.
-Без "Школьник" фирмасы коллективына, шулай ук кунакчыллык күрсәткәннәре өчен 2 нче гимназия җитәкчелегенә рәхмәтле, - ди Любовь Мокеева.
Ә менә 7 нче мәктәптә ике лагерь ачылган. Ирина Грачева җитәкчелегендәге хезмәт һәм ял лагеренда балалар иҗтимагый файдалы эш белән шөгыльләнделәр. Бөтен күңелне биреп, пластик шешәләрдән ясаган чәчәкләрне һәм иске шиннардан ясалган горур аккошларны ерактан караганда нәкъ тереләр дип уйлыйсың, алар клумбаларны бизәп торалар. Укытучылары белән бергә укучылар фантазияләр күрсәтеп менә дигән матур-матур әйберләр ясаганнар. Аларның кайберләре мәктәп яны участогында күңелне иркәли, үз хезмәтеңнән канәгатьлек хисе тудыра. Көннең икенче яртысында күңел ачу чаралары уздырылган. Кирилл Гарев мәсәлән, футбол, җитез уеннарны ярата. "Яшь талантлар" мәктәп яны лагеренда ял иткән Карина Латыйповага дуслары белән ачык һавада уйнау бик ошаган. Ә Таня Пещерова төрле конкурсларда катнашкан, ә аларны биредә бик күп оештырганнар. Күңелле, кызык, әгәр бик тырышсаң, приз да отарга мөмкин.
-Безнең балаларның энергиясенә, шат күңелле булуларына көнләшерлек, алар бар җирдә дә активлык күрсәттеләр, - дип сөйли "Яшь талантлар" лагере начальнигы Ирина Зайцева, ул бу вазифада беренче ел гына эшләми инде.-Барлык спорт ярышлары, рыцарь турнирлары, Сабантуй, Көлке көне югары рейтинг белән уздылар. Барысы да "В гостях у Золушки" конкурс программасын түземсезлек белән көттеләр, анда "Мисс и Мистер лагеря" титулына ия булучыларны сайладылар. Берсүзсез, балаларны суда, юлда, гадәттән тыш хәлләрдәге кагыйдәләр, балаларның ут белән шаяруын кисәтү буенча да иминлек кагыйдәләренә өйрәтү күз уңында булды, әңгәмәләр тиешле хезмәтләр вәкилләрен чакырып узды. Шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу көне дә үткәрелде.
-Ирина Николаевна, сменаның соңгы көненә нәрсә әзерләдегез?
-Безнең үз "Йолдызлар фабрикабыз" бар, аны тәмамлаучы сәләтле балалар җирле "Евровидение"дә чыгыш ясаячаклар. Юкка гына лагерь "Яшь талантлар" исемен йөртми, менә чираттагы тапкыр без аны аклыйбыз.
Балалар, билгеле, әлеге искиткеч тамашаны көтәләр, әмма шуның белән бергә аның саубуллашыр вакыт икәнен дә аңлыйлар. Ә бит каникуллар дәвам итә, күңелләре күтәрелгән, ныгыган кыз һәм малайларны җәйге ялның башка төрләре көтә. Күңелсезләнергә кирәк микәнни?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев