Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Мәктәп укучыларының әти-әниләре кабат парта артына утырдылар

    17 апрельдә Татарстанда татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырдылар. Әмма парта артына бу көнне балалар түгел, ә әти-әниләр утырдылар.

    Әниләргә һәм әтиләргә им­ти­­ханның барлык этапларын үз җилкәләрендә татырга мөмкинлек бирделәр. «Әти-әниләр тарафыннан БРИ тапшыруның «бердәм көне» акциясенә Чистайда да кушылдылар. Тест үтү өчен аудитория 16нчы мәктәптә ачылды. Барлыгы бердәм республика имтиханын 17 кеше тапшырырга теләк белдергән.
    Мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин да акциягә кушылды.
    – Татар теле буенча шундый тестны республикада әти-әниләр беренче тапкыр үтәләр. Минем карашка, биремнәр авыр түгел. Әмма тест башланыр алдыннан бераз дулкынлану кичердем. Акциянең максатына килгәндә, ул татар теле буенча белемнәрне тикшерү өчен түгел, ә әти-әниләр имтихан процедурасын шәхсән үтә алсыннар өчен үткәрелә, – диде Госман Әнвәр улы.
    Бердәм республика имтиханын оештыручылар барысын да җентекле уйлаганнар. Чын имтихандагы кебек үк барысы да: металл эзләүче аша паспорт белән үтүдән күрсәтмәләр бирүгә һәм видеокүзәтүгә кадәр  исәпкә алынган. Паспорттан тыш, имтихан тапшыручыларга үзләре белән каләм һәм су алырга рөхсәт иттеләр. Барлыгы биремнәр үтәүгә ике сәгать вакыт бирелде.
    Имтихан биремнәре  өч өлештән торды. Беренче өлештә тест үтәргә, икенчесендә – текст сорауларына җавап бирергә, өченче бирем – иҗади, анда белем дәрәҗәсенә бәйле рәвештә хат яки  кечкенә инша язарга кирәк иде.
    – Татар теле буенча бердәм рес­публика имтиханы өч дәрәҗә буенча үтте: татар милләтеннән булмаганнар, телне база дәрәҗәсендә белүчеләр һәм татар телен камил белүчеләр өчен. Һәр төркем өчен  – үз сорау бланклары, – дип аңлатты мәгариф идарәсенең милли белем буенча методисты Фәридә Вәлиуллина.
    Әйтергә кирәк, агымдагы уку елында 11нче сыйныфларда бердәм республика имтиханы һәм 9нчы сыйныфларда туган телләр буенча гомуми дәүләт имтиханнары ирек­ле формада үтә.


     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: