Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп укучыларының проекты – иң яхшылар арасында

Чистай Выселкасы мәктәбенең 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучылары Милена Чурбанова һәм Дарья Попова «Яшь фермер» халыкара бизнес-уенның төбәк этабында өченче урынны яуладылар.

Кызлар «Гомуми белем бирү оешмалары укучылары» номинациясендә призер булдылар, аларны июль башында Татарстанда узган «Кыр көне» зур авыл хуҗалыгы күргәзмәсе вакытында бүләкләделәр.

Дәрәҗәле конкурста катнашу өчен, мәктәп укучылары умартачылык белән бәйле үз бизнес-проектын эшләгәннәр. Анда алар җитештерүдән алып продукцияне сатуга кадәр бөтен процессны исәпләгәннәр.

– Проектны язар өчен безгә ике тема арасыннан берсен сайлап алырга туры килде. Беренчесе – терлекчелек, икенчесе умартачылык белән бәйле иде, без аңарда тукталдык та инде. Бу тема бик кызыклы булды, аны берьюлы берничә яктан ачарга мөмкин, чөнки умартачылык продукциясе күптөрле, – дип сөйли Дарья.

– Сезгә киңәшләре бе лән кем булса да, мәсәлән, тәҗ ри бә ле умартачылар ярдәм иттеләрме? – дип кызыксынам Миленадан.

– Әйе, әлбәттә. Дашаның да, минем дә танышларым, туганнарым арасында умартачылык белән шөгыльләнүче кешеләр бар. Без алар белән сөйләштек, киңәшләштек, әмма проектны үзебез эшләдек. Бу кызыклы шөгыль булып чыкты. Анда без нинди төр продукция җитештерәчәгебезне җентекләп тасвирладык, халыкны сораштыру юлы белән сату базарларын анализладык. Шулай ук финанс планны төзедек, анда фаразланган чыгымнар һәм табыш, сатуларның рентабельлелеген күрсәттек, – дип аңлата Милена.

– Бизнес-проект төзегәндә аның социаль әһәмиятен уйладыгызмы?

– Әлбәттә. Проект матди хәлне яхшыртуга, кешеләр өчен эш урыннары булдыруга, район бюджетын салымнар түләү аша тулыландыруга юнәлдерелгән. Ә аның социаль әһәмиятен без экологик яктан чиста бал белән тәэмин итү хисабына халыкның туклану сыйфатын арттыру, дару терапиясеннән бал һәм башка умартачылык продуктлары нигезендәге препаратларга күчү хисабына кешеләрнең сәламәтлеген яхшыртуда күрәбез, – дип билгеләп үтә Милена.

Минем фикеремчә, проект шактый кызыклы һәм файдалы булды. Аның авторлары сөйләвенчә, аны төзү – бер нәрсә, әле аны кырыс жюри каршында яклый да белергә кирәк. Конкурс берничә этапта уза. Башта барлык катнашучылар онлайн-укулар узганнар. Аның барышында авыл хуҗалыгы тармагы белгечләренең дәүләт ярдәме, авыл халкының икътисади һәм социаль активлыгын арттыру чаралары турында лекцияләр тыңлаганнар, шуннан соң блиц-тест үткәннәр. Аннары бизнес-планнарны яклау этабына узган 34 команда ачык ланган. Бизнес-планнарны яклау 25 июньдә онлайн-форматта узган. Жюрига проектны Милена Чурбанова тәкъдим иткән.

– Әлбәттә, мин дулкынландым. Минем проектыбыз турында җентекләп сөйләү өчен нибары 3 минут вакытым бар иде. Комиссия әгъзалары миңа сораулар бирделәр һәм тулаем алганда, миңа калса, барысы да яхшы килеп чыкты, – ди Милена.

– Бу бизнес-уенда катнашу сезгә нәрсә бирде? – дип әңгәмәдәшләремнән кызыксынам.

– Бизнес-проект булдыру өстендә эшләгәндә без планлаштырырга, командада эшләргә өйрәндек, умартачылык турында күп кенә кызыклы нәрсәләр, үз эшебезне ачканда нинди авырлыклар белән очрашырга мөмкин булуыбызны белдек, яшь фермерларга дәүләт ярдәме чаралары һәм башка бик күп нәрсәләр белән таныштык. Яшьләрнең мондый кызыклы конкурсларда катнашу мөмкинлеге булуы сөендерә. Киләчәктә кем дә булса үз эшен ачарга теләсә, алган күнекмәләр аңа, һичшиксез, кирәк булачак, ә бу проект умартачылык белән шөгыльләнергә ниятләүчеләргә ярдәм итә ала, – диләр бертавыштан кызлар.

Дарья һәм Миленаны халык ара бизнес-уенда призлы урын яулаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Белешмә

«Яшь фермер» бизнес-уены яшь аграрийларга ярдәм итүгә, авыл хуҗалыгы тармагында бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үстерүгә һәм командада эшләүгә юнәлдерелгән. Төбәк этабы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә оештырыла. Анда Татарстанның 34 районыннан 80нән артык команда катнаша. Җиңүчеләрне Мәскәүдә узачак бизнес-уенның киләсе этабы көтә. Уен лидерларын катнашучы илләр – Россия, Кыргызстан, Казахстан, Әрмәнстан, Беларусь һәм башка илләрдә стажировка үтәргә чакырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X