Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Мәктәп укучысы смартфон отты

    Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгында «Культурный дневник школьника» проекты кысаларында «Культурный флешмоб» һәм «Каникулы с пользой» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

    «Культурный флешмоб» конкурсында җиңүчеләр арасында Чистай шәһәре 5нче мәктәбенең 1А сыйныф укучысы Олеся Ермакова да бар иде.
    Җиңүчеләр бүләккә смартфон һәм Габдулла Тукай әсәрләрен видео-аудио башкарудагы уникаль китап­лар алдылар.
    Барлык чакырылганнарга да җиңүче дипломнары һәм истәлекле бүләк - Татар балалар нәшрияте чыгарган ике телдәге «Минем Казаным» исемле Казан буенча юл күрсәткеч бирелде.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: