Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Мәктәп укучыларының хезмәткә һәм оборонага әзерлеген тикшерделәр

    Онытылган иске гадәттән дә яхшырак яңалык юк. Шулай, 2014 елда Россия Президенты күрсәтмәсе буенча ГТО нормаларын тапшыру кире кайтарылды.

    Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын балалар да, шулай ук олылар да тапшыралар. Узган чәршәмбедә үзләренең физик мөмкинлекләрен өлкән сыйныф укучылары тикшерделәр. «Лидер» комплексының спорт залында шәһәр мәктәпләренең физик культура педагоглары һәм өлкән сыйныф укучылары җыелдылар. Малайларга һәм кызларга нормативларны үтәргә җиңел булмаса да, күбесенең физик әзерлеге яхшы.

    Мәктәп укучылары дулкынлану хисләре кичермәделәр, чөнки бу күнегүләрне алар физкультура дәресләрендә еш ясыйлар һәм ГТО комплексы аларга күптән таныш. Яңартылган ГТО кысаларында 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк 11 яшь төркемдә спорт нормативларын тапшыру ка- ралган, аларның һәрберсендә үз сынау төрләре һәм аларны үтәү нормативлары куелган. Совет- лар чорында кебек үк, ГТО нормаларын үтәгән һәр кеше алтын, көмеш һәм бронза значоклар белән бүләкләнә. Шуның өстенә, алтын значок ияләре киләчәктә спорт разрядлары алуга тест- лар тапшырырга, хәтта спорт мастеры исемен алырга мөмкиннәр. Алтын значок алу өчен өлкән сыйныф укучыларына дүрт мәҗбүри тест һәм сайлау бу- енча дүрт тестны уңышлы тапшырырга кирәк. Мәҗбүри күнегүләр комплексына 100 метрга, 2 километрга йөгерү, гимнастика эскәмиясендә аякларны турайтып баскан килеш алга таба иелү һәм турникта күтәрелү керә. Кызларда һәм малайларда күнегүләрнең нормативлары һәм аларны башкару рәвеше аерыла, шуңа күрә хәтта мәҗбүри тестларда да катнашучылар күңелләренә күбрәк хуш килгәннәрне сайлый алалар. Сайлау буенча тестларда мәктәп укучыларына сигез күнегү тәкъдим ителә. Биредә чаңгыда йөгерү дә, йөгереп килеп озынлыкка сикерү дә, спорт снарядын ыргыту да, йөзү дә, пнев- матик винтовкадан ату да һәм күп кенә башка нәрсәләр керә.

    Мәҗбүри нормативларның берникадәр өлешен тапшырганнан соң, мәктәп укучыла- ры бассейнга юл тоттылар. Өстәмә тестларның берсе сыйфатында алар 50 метрга йөзүне сай- ладылар. - Йөзгә якын өлкән сыйныф укучысы ГТО нормаларын тапшырды, - дип билгеләп үтте гер спорты буенча тренер-укытучы Альберт Гыйниятуллин, - нәтиҗәләргә караганда, малайлар һәм кызларның физик әзерлеге яхшы. ГТО нормаларын алар уңышлы тапшыралар. Моннан тыш, хәзер документ эшләнде, аның нигезендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура- спорт комплексын тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары Бдига өстәмә баллар кушу мөмкинлегенә ия булачаклар. ГТО нормаларын тапшырмаганнар, әмма тестлар үтәп, значок алырга теләүчеләр Эн- гельс урамы, 118 адресы буенча «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә мөрәҗәгать итә алалар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: