Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп укучылары “Севастополь өчен сугыш”та катнаштылар

Яшьләр үзәгендә "Севастополь өчен сугыш" дигән тарихи квест булып узды.

Ул "Тормыш" ирекле хәрәкәткә ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылды. Анда шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнаштылар.
- Яшьләр квесты биш тематик биремнән торды, - ди "Тормыш" үзәге координаторы Юлия Егорова. - Катнашучыларга Севас­тополь оборонасының тарихи чынбарлыгы, тарихчыларның тикшеренүләре һәм ветеран­нарның хатирәләре нигезендә эшләнгән җиңел булмаган сынауларны үтәргә туры килде. Квестта катнашу Бөек Ватан сугышы барышында совет гаскәрләренең иң эре һәм дәвамлы хәрби операцияләрнең берсе - Севастополь өчен сугыш турында белемнәрне тулыландырырга ярдәм итте.
Ә кем җиңүче исеменә лаек булды? "Кызыл йолдыз" (3нче гимназия) командасы гран-прига ия булды. Беренче урынны 1нче лицейның яшь армиячеләре яуладылар, икенче урын "Байрак" командасына (1нче мәктәп) бирелде. Өченче урында - "Патриот" командасы (5нче мәктәп).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай квест Чистай