Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп тактасы урынына –планшетлар һәм ноутбуклар

Белемне укучыларга онлайн режимында ким дигәндә апрель азагына хәтле алырга туры киләчәк.

Белем бирү платформалары, онлайн-конференцияләр һәм социаль челтәрләр – бүгенге көндә болар укучылар өчен виртуаль мәктәп аудиторияләре. Ә педагоглар булдыра алганча үзләре өчен эш мохиты булдырганнар.

1нче номерлы лицейның инглиз теле укытучысы Ольга Поз могова мондый режим яңа белем бирү системасы белән танышу, балалар белән башка форматта аралашу мөмкинлеге бирә дип саный.

– Бу безнең өчен генә түгел, балалар өчен дә яңалык. Билгеле, аларга авыр . Биредә психологик ярдәм дә кирәк. Без укучыларга шулай дип аңлатабыз да, хәзер барыбыз да бер көймәдә, начар билгеләр куярга җыенмыйбыз. Иң элек ярак лашырга һәм яңа системага ияләшергә кирәк, – дип сөйли Ольга Николаевна. – Хәзер без ирекле мохитта булган электрон мәйданчыкларда эшлибез. Дәресне башлар алдыннан мәктәп прог раммасыннан чыгып мин кызыклы тема сайлап алам. Билгеле, әлеге яңалыкта плюслар һәм минуслар бар. Онлайн режимы вакытында без йөз кешене колачлый алабыз, әмма тиешле нәтиҗә булмаска мөмкин.

Укытучылар сүзләренә караганда, дистанцион дәресләр мәктәпнекеннән сизелерлек дәрәҗәдә кыскарак. Урта звенода алар егерме минут, өлкән сыйныфларда егерме биш минутка сузыла. СанПин буенча шулай тиеш. Шушы вакыт эчендә укытучылар катлаулы материалны аңлатып өлгерергә тиеш. Аннары укучыларда мөстәкыйль эш башлана.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Бакирова элегрәк тә укытуның мондый системасы белән таныш була. Язгы каникулларда ул яңа кагыйдәләр өйрәнә. Аның контролендә –дүртенче сыйныф укучылары. Дүшәмбедән башлап барлык видеодәресләр, мөстәкыйль эшләр расписание буенча бара.

Сер түгел, язгы каникуллар эпидемиологик режим сәбәпле, бер атнага озайтылды. Шушы вакыт эчендә укучылар онлайн-формат тестлаштырырга өлгерделәр. Сигезенче сыйныф укучысы Виктория Яковлева әйтүенчә, мондый дәресләрнең генераль репетицияләре ярдәмендә биремнәрне алуда һәм эшләүдә авырлыклар тумаган.

– Чынлыкта исә, билгеле, шөгыльләнергә күпкә җайлы рак, әмма мондый режимга өйрәнергә кирәк әле. Видеороликлардан һәм мөстәкыйль эшләрдән тыш, без әдәбият, туган тел һәм башка предметлар буенча төрле проектлар башкарабыз, – дип тәэсирләре белән уртаклаша Виктория.

Әмма беренче дәресләр барысының да шома гына бармады. Кече сыйныфлар укучыларының әниләре белән сөйләшкәннән соң аларның ике лагерьга бүленүләре ачык ланды. Берәүләр мондый форматның ныклы белем алу өчен бөтенләй туры килмәвен әйттеләр, чөнки төп вакыт компьютерны көйләүгә туры килә, күп кенә ресурслар да күп эш төялү сәбәпле, өзеклекләр килеп чыга. Беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре шулай ук балаларының бик оешкан булмауларын, өй шартларында алар дәрескә ныклы игътибар бирмәүләре турында әйтеп үттеләр.

Ә менә өлкән сыйныф укучыларына игътибарны киметергә, озак ял итәргә ярамый. Дистанцион укудан тыш, белем бирү системасында аларны тагын бер үзгәреш көтә: эпидемиологик вәзгыять шартларында дәүләт имтиханнары үткәрү вакытлары үзгәртелде.

– Бердәм дәүләт имтиханнары 11 сыйныф укучылары өчен 8 июньдә, ә 9 сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханнары 9 июньдә башлана, – дип хәбәр иттеләр мәгариф бүлегендә.

Виртуаль парталар артына мәктәп укучылары гына түгел, студентлар да утырды. Аларның дәресләре дистанцион режимда мартта ук башланган иде инде.

Мәктәпкәчә белем бирүгә дә төзәтмәләр кертелде.

Ата-аналары эшләгән балалар өчен балалар бакчаларында кизү төркемнәре эшли.

Шуларның берсендә безгә эшнең ничек оештырылуы турында сөйләделәр. Аларның режимы гадәттәгедән аерылмый, иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр балалар тәрбиячеләр карамагында булалар.

Бакча мөдире сүзләренә караганда, вируслы инфекцияне кисәтү өчен төркемдә көн саен дезинфекци, иртән балаларны кабул иткәнннән соң кварцлаштыру үткәрелә. Моңардан тыш, көненә берничә тапкыр төркем бүлмәсе җилләтелә. Болар барысы да балалар саф һавада йөргәндә , дәрестә булганда яисә көндезге йокы вакытында үткәрелә.

Моның белән генә микроблар белән көрәшү тәмамланмый әле. Барлык уенчыклар һәм өслекләр махсус дезинфекция чаралары белән эшкәртелә. Балалар кулларын тагын да ешрак юа башладылар. Үсеш дәресләреннән соң тәрбиячеләр балаларга гигиена кагыйдәләре турында да сөйлиләр. Балалар өчен гомуми режим саклана. Иртәнге, төшке, кичке ашлар - барысы да расписание буенча. Балалар артыннан медицина контроле үткәрелә.

Балаларны кизү төркемгә кабул итү ата- аналарының эш урынынннан бирелгән белешмә нигезендә кабул ителә. Әгәр дә әти белән әнисе өзлексез предприятиедә хезмәт итсә, аларның баласы балалар бакчасына йөри ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев