Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәхәллә кешеләренә фатиха бирде һәм Раштуа белән котлады

Иртә таңнан чаң каккан тавышка мәхәллә кешеләре Никольский чиркәвенә бәйрәм гыйбадәтенә ашыктылар. Изге апостол һәм архидиакон Стефан хөрмәтенә митрополит анда гыйбадәт кылды.

Шуннан соң мәхәллә кешеләре гөнаһлардан арыну гыйбадәтендә катнаштылар. Гадәткә кергәнчә, аны беренче булып балалар уза.

Аннары митрополит Никольский чиркәве каршындагы якшәмбе мәктәбендә булды. Ул анда тәрбияләнүчеләргә татлы бүләкләр алып килде. Митрополит белән бергә балаларны Раштуа бәйрәме белән Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, руханилар, предприятие җитәкчеләре дә котлады.

Дәрәҗәле кунакларны бөтен икмәк белән каршы алдылар, холлда фотокүргәзмә оештырылды, анда Чистай храмнары һәм чиркәүләреннән кадрлар тупланган, якшәмбе мәктәпләренең эш көннәре, мастер-класслар һәм экскурсияләр сурәтләнгән. Балалар иҗат белән генә шөгыльләнмичә, православие дине нигезләрен, чиркәү-славян телен дә өйрәнүләре, гыйбадәтләрдә катнашулары турында да сөйләделәр. Барысы да – 5 яшьлек бала да, 15 яшьлеге дә эшкә җаваплы карый,

Кунаклар яңа мәктәпнең мөмкинлекләрен бәяләделәр. Балалар заманча җиһазландырылган кабинетларда шөгыльләнәләр. Капиталь ремонт ясалган яңа бина көз көне ачылды.

– Раштуа белән, кадерле балалар. Аллаһ сезне сакласын! Сез барыгыз да шундый талантлы, сезгә карап күңел сөенә. Һәрвакыт тыңлаучан һәм акыллы булып калыгыз. Сезнең белән кабат очрашырбыз дип өметләнәм, – дип йомгак ясады архиерей.

Аннары Татарстан митрополиясе башлыгы шәһәр тарихы музеенда булды. Архиерей гамәлдә булган экспозиция һәм фонд коллекцияләреннән әйберләр күргәзмәсе белән танышты. Шәһәр тарихы музее экспозициясе Чистай районының табигате, археологик әйберләр, XIX гасырда өяз шәһәре тормышы турында сөйли. Музейның фәнни хезмәткәре музейның уникаль экспонатлары – ХХ гасыр башында Чистайда яшәгән Мельников тарафыннан ясалган агач велосипедлар турында сөйләде.

Сәфәр кысаларында архиерей Кирилл Чистай епархиясе идарәсе биналарын һәм кабинетларын карап чыкты.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Чистай имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов белән танышты һәм әңгәмә корды. Ә сәфәре ахырында «Умиление» чиркәвендә булды һәм Скарятин бакчасы буйлап экскурсия кылды.

 


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев