Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Министр кабул итте

ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте.

Бу планлы эш визиты, аның барышында ул мәсьәлә­ләрнең киң даирәсе буенча халык белән аралашты, социаль учреждениеләрдә булды.
Министрга бирелгән сораулар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру турындагы сораулар да булды. Әлеге проблема 2013 елда "Инвалидлар өчен эш урыннары булдыру" программасы буенча хәл ителә.
Килүчеләрне шулай ук вакытыннан алда пенсиягә чыгуны рәсмиләштерү, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә торакка ремонт ясаганда социаль яклау чаралары күрсәтү, өч яшькә кадәрге баланы караган өчен пособие, эшләмәүче пенсионерларга адреслы социаль ярдәм турындагы һәм башка темалар кызыксындырды. Айрат Радин улы һәр мөрәҗәгать буенча төгәл җавап бирде, өстәмә өйрәнүне таләп итүче сорауларның бер өлеше контрольгә алынды.
Министр белән бергә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев, аның беренче урынбасары Надежда Сергеева, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Галина Задворнова, халык мәшгульлеге үзәге җитәкчесе Владимир Пономарев халыкны кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев