Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минем таянычым һәм терәгем – Кондрата

Үзең туган һәм үскән җирдә хезмәт итү – нинди зур бәхет!

Табигатьнең язгы уяну һәм чәчәк ату чорында аеруча дулкынлы җылы хисләр кичерәсең, үзеңнең урамыңда чәчәк атучы, хуш исле агачлар да күңелеңә якын туганыңдай рәхәтлек, җылылык өләшеп торалар сыман...

Әлеге тернәкләнү чорында эчке ихтыяҗ да артып китә, һәрберебезне гадәтләнгән һәм яңа крестьян эш-мәшәкатьләре көтә. Үз вакытында дымны сак ларга, кыр культураларын тукландырырга, уңышны вакытында җыеп алырга, фермаларны ремонтларга, азык базасын ныгытырга кирәк.

Безнең һәрберебезнең үз һөнәренә, теләгән эшенә килү юлы, эзләнүенең, тормышны танып-белү чорында үткән сынауларының үз этаплары бар. Миңа, авыл малаена, ул вакыт өчен барысы да гадәтләнгән һәм көндәгечә иде. Туган респуб ликабызда үзебезнең авылда мәктәптә белем алу, авыл хуҗалыгы институтына керү һәм аны уңышлы тәмамлау, үз белгечлегең белән эшләү, кем әйтмешли, карьера өчен бөтен шартлар да булдырылган иде.

Туган авылым белән җи тәк челек итә башлаганда кыр лар ның һәм фермаларның җитештерүчәнлеген, күрше колхозның икътисадын күтәрү максаты һәм теләге бик көчле булды. Күп нәрсәне тормышка ашырырга өлгердем, ә менә тәүге тәҗрибәм авыл хуҗалыгы комплексын, соңрак район авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгәндә дә ышанычлы терәгем булды.

Әмма базар реформала рының катлаулы үзгәртеп кору чорында барысы да шулай шома, югалтуларсыз, тетрәнүләрсез генә үтмәде. Бу авыл хуҗалыгы, авыл хезмәтчәннәре өчен чын сынау булды. Безнең район респуб лика органнары ярдәме белән, авырлыкларны лаеклы җиңә барып, мөстәкыйль, аерым һәм фермер хуҗалык итү рельсларына күчте.

Җитәкчелек итү вакытында, соңгы елларда, дислокация не һәм эшемне алыштырып, үземнең туган авылым Югары Кондратага кайтып, фермерлар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сафларын тулыландырдым.

Бу теләгем кисәк кенә килеп чыкмады. Шәһәрдә эшләп йөргәндә дә мин туган йортым – газиз әтием белән элемтәне өзмәдем. Анда без тормыш иптәшем Светлана белән үгезләр һәм башка терлекләр үстердек. Ә улыбыз Петр авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң туган авылына кайтып фермер булгач, бу минем өчен дә хәлиткеч вакыйгага әверелде. Бүген исә мин зур ышаныч белән әйтә алам: әлеге карарыбыз, дөрестән дә, безгә зур шатлык китерде, безнең гаиләбезне бәхеткә төрде. Без ирешкән уңышларыбыздан рухи яңарыш, эчке канәгатьләнү хисләре кичердек, крестьян хезмәтенә иҗади якын килү юллары таптык.

Безнең берләштерелгән фермер хуҗалыгыбызда даими рәвештә терлекчелек фермалары, югары җитештерүчәнлекле савым көтүлеге, туфракны тук ландыру яңартылып тора, эш урыннары булдырыла.

Хезмәт сөючәнлек, гаделлек, югары җаваплылык кебек гаилә традицияләрен саклау һәм үстерү теләге бик көчле! Безнең фермер хуҗалыгының ышанычлы инвесторы – өлкән улыбыз, фәннәр кандидаты Сергей Чурин. Шулай ук үзен иң яхшы яктан кече ир туганыбыз, биология фәннәре кандидаты Артем Чурин күрсәтте. Акыллы хуҗа булу үрнәген өлкән кешебез, эре завод директоры Аркадий Петровичта күрдек, ул үзеннән якты эз калдырып китте. Нәселебездә безнең өченче ир туганыбыз булган Алексеевск районы башлыгы урынбасары Николай Петрович та үзенең изге эшләре белән сөендереп торды.

Авыл тарихында данлы эшләре белән билгеле булган кондраталылар санап бетергесез! Бу – дивизия командиры, Севастопольне саклаучы һәм соңгы комендант Петр Новиков, аңа Герой-шәһәрдә һәйкәл куелган. Бу – фәннәр докторы, профессор, күп китаплар һәм фәнни эшләр авторы Аркадий Иванов. Авылның тормыш- көнкүрешенә колхозның элеккеге рәисе Иван Чалмаев та бәяләп бетергесез өлеш кертте. Үз вакытында ул мәктәп, балалар бакчасы, чиркәү, колхозчылар йорты төзетте, урамнарны төзекләндерүдә, яшелләндерүдә зур эшләр башкарды. Үз балаларын лаеклы үстереп, аның тормыш иптәше Валентина Степановна уллыкка алган алты балага мәрхәмәтле, кайгыртучан әни булды. Озак еллар буе ир туганы, авыл җирлеге башлыгы Федор Чалмаев авылдашларының иминлеге, авылның тормышы турында кайгыртып намуслы хезмәт итә. Шундый күркәм кешеләре, бай тарихы булган, искиткеч матур, төзек авылыбызны сүндермичә саклау өчен кулыбыздан

 

килгәннең барысын да эшләячәкбез.

Иван Чурин, фермер.

Югары Кондрата авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев