Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Минем максатым – үсеп килүче буынга үз осталыгымны тапшырырга өлгерү»

Халыкта һәркем үзенчә сәләтле дигән сүзләр бар. Әмма үзеңдә сәләтне ачу җиңел түгел. Кемдер матур җырлавы белән, кемдер сыгылмалы булуы һәм гадәти булмаган фикерләү сәләте, ә кайсыберләре гаҗәеп матур әйберләр тудыручы алтын куллары белән таң калдыра.

Безнең районда шундый оста куллы кешеләрнең берсе – Наталья Пасмурова. Кул эшләре белән мавыгып, ул үз осталыгын балаларга тапшырырга омтыла, алар белән үткәргән һәр минут аңа кадерле.
– Кул эшләренә мин алты яшемнән өйрәндем. Нәкъ менә шул яшемдә мин туганымның тишек оекбашның үкчәсен бәйләп ямаганын күрдем һәм йомгактагы нәзек кенә җептән әзер әйбер барлыкка килүен күреп гаҗәпләндем. Шуннан соң мин бәйләргә өйрәтүләрен елап диярлек сорадым. Балалар бакчасында миңа бәйләү белән шөгыльләнергә рөхсәт иттеләр. Ун яшемдә мин инде ыргак белән бәйләргә өйрәндем, аяк белән басып эшли торган тегү машинасында эшләү нигезләрен үзләштерә башладым. Беренче эшем – әнигә бүләк – шулай ук мәктәпкәчә чорга туры килә. Сүз уңаенда, бары үз кулларым белән ясалган әйберләрне генә бүләк итәргә тырышам. Кул эшен белү – тормышта зур ярдәм, матур киенү мөмкинлеге, – дип билгеләп үтә Наталья Михайловна.
Мәктәп елларында да аның кул эшләре белән мавыгу теләге сүрелми. Укуга бүленмичә, яраткан эше – курчагы өчен кием тегү яки бәйләү белән шөгыльләнү өчен каникулларны зарыгып көтә торган була ул.
Шуны да әйтергә кирәк, Наталья Пасмурова гаиләсендә кул эшләренә мәхәббәт буыннан-буынга күчә. Ир туганы тегә белгән. Әнисе өс киемнәре тегү буенча оста булган. Ике кыз туганы тюль кебек бик нәфис әйберләрне гаҗәеп матур бәйләгән. Безнең язмабыз герое исә тегә дә, бәйли дә, чигә дә.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул тегү фабрикасына эшкә урнаша. Ике ел эшләгәннән соң ире артыннан Ерак Көнчыгышка китә. Һәм чирек гасыр дәвамында армиядә механик-машина йөртүче булып эшли. Шул ук вакытта халык кул эшләренең төрле юнәлешләрендә осталыгын камилләштерә. Челтәр бәйләү, макраме, кисү һәм тегү курслары тәмамлый, ыргак белән бәйләү түгәрәге алып бара. Шуннан соң бармак театры белән мавыга. Соңгы унсигез елда славяннарның бөти-курчакларын ясау белән шөгыльләнә.
– Курчак ясау белән мин үземнең кечкенә кызым ярдәмендә таныштым. Хезмәт дәресендә алар боргыч таяклары ясадылар. Мин кызыксына башладым. Шуннан соң курчаклар, аларны ясау техникалары турында материаллар җыя башладым, – ди оста хатын-кыз. – Бүгенге көндә минем «Традицион курчак» дигән автор программам эшләнгән. Аңа кул эшләренең барлык техникалары кертелгән. Өйрәнү барышында балалар берьюлы берничә осталык төрен үзләштерәләр.
Үз шөгыленә Наталья Пасмурова аерым җылылык белән карый. Аның төп максаты – үсеп килүче буынга үз осталыгын тапшыру. Әмма, ни кызганыч, бүгенге яшьләрнең кызыксынулары башка – компьютерлар, телефоннар...  
2005 елда Наталья Михайловна үз гаиләсе белән туган шәһәренә кайта һәм биредә үзенең кызыклы проектларын тормышка ашыруны дәвам итә. Шәһәрдә бер генә чара да аның кул эшләнмәләреннән башка узмый. Быел кышны озату бәйрәменә генә дә ул 60тан артыграк курчак әзерләгән.
– Кешеләргә бу кызык. Мәсәлән, ике ел элек мине «Урал» теплоходына туристлар өчен курчаклар ясау буенча мастер-класслар үткәрергә чакырдылар. Бер атна дәвамында көнгә икешәр тапкыр мин ял итүчеләргә дәресләр бирә идем. Мастер-классларга 30дан артыграк кеше йөрде. Бу күрсәткеч түгелме?! Шәһәрдә аудитория җыю күпкә катлаулырак, – ди Наталья Пасмурова.
Әйтергә кирәк, кул эшенә мәхәббәт Наталья Михайлованың балаларына да күчә. Ә алар ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
– Ике баланы без балалар йортыннан алдык, өченчесе, иң кеч­кенәсе, никахта туды. Валентинаны без 12 яшендә кызлыкка алдык. Ул аралашучан түгел иде, әмма безне бер уртак эшебез – кул эшләренә мәхәббәт бәйләде. Мин аның бияләй бәйләгәнен күрдем, аңа бармак ясарга ярдәм итәргә кирәк иде. Ул күлмәк итәгенә салып җеп йомгаклары алып килде, минем яныма утырды һәм шуннан соң янымнан да китмәде. Улыбыз Егорда да кул эшләренә сәләт бар: ул бик тәмле ашарга әзерли, аяк киемнәрен тегеп ремонтлый һәм хуҗалык буенча барлык эшләрне башкара. Кечкенә кызыбыз Ксения 9 яшендә бер тычкан баласы бәйләде дә: «Әнием, кул эшләре тотып минем яныма башка килмә. Мин әтием кебек мопедлар, балык тотарга һәм баян яратам», – диде. Ул чыннан да музыкага гашыйк кыз, әмма гаилә өчен авыр вакытлар килгәч, ул ике ел көне-төне заказга кием бәйләде.
Ни кызганыч, Наталья Пасмуро­ваның барлык балалары бик ерак яшиләр. Үзләренең алты оныгын Чистай әбисе һәм бабасы бик сирәк күрәләр. Әмма оста куллы ханымның күңелсезләнеп торырга вакыты юк, буш вакытын ул балаларга һәм үзенең шөгыленә багышлый.
Чистай җире талантлы кешеләргә бай! Елдан-ел алар артып кына торыр дип өметләнәсе килә! Ә безнең героебызга без иҗади уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс көч һәм энергия телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев