Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Минем гаилә җылысын тоясым килә»

Еш кына ялгыз, балалары ташлап киткән өлкәннәр үз проблемалары һәм авырлыклары белән япа-ялгыз калалар.

Менә-менә җимереләм дип торган, бернинди уңайлыклары булмаган иске йортларда яшәсәләр дә, картлар йортына күченеп килүдән баш тарталар, ә күченеп килгән очракта да гаилә җылысы турында хыялланалар.
Картлар йортына яхшы тормыштан эләкмиләр. Моның сәбәпләре күп: балалары ташлап китә, бер якын кешесе дә калмый, сәламәтлек белән җитди проблемалар килеп чыга. Аларның күбесе үз картлыкларын кайда һәм ничек үткәрәчәкләре турында беркайчан да уйланмаганнардыр һәм дәүләт учреждениесенә эләгәчәкләрен күз алдына да китермәгәннәр.
2017 елның башында рес­публикада «Өлкән кеше өчен сыендыручы гаилә» пилот проекты старт алды, аның ярдәмендә дистәләгән әби һәм бабай үз йортын тапты. Чистайда да мондый очрак булды, «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернат хезмәткәре Людмила Глинина үз тәрбиясенә беренче төркем инвалид Владимир Матвеевны ала. Кызганычка каршы, бу бердәнбер очрак. Күпчелек кешеләр үзләрен артык мәшәкатьләргә те­лә­миләр, чөнки өлкән, өстәвенә, инвалидлыгы булган кеше үзенә аерым игътибар таләп итә.
Өлкән кешене үз канаты астына алырга теләүчеләр күп булмаса да, йорт-интернатта яшәүче ялгыз кешеләрнең гаилә җылысын тоярга һәм сыендыручы гаиләнең аерылгысыз бер өлеше булырга өметләнәләр. «Юлдаш»ка инсульттан соң эләккән Людмила Белоусова да (рәсемдә сул якта) йокысыннан көн саен шундый өмет белән уяна.
Әлеге ханым гомере буе авылда сыер савучы булып эшләгән. 12 яшьтән ул фермада җиң сызганып эшли башлаган. Кыш көннәрендә мәктәптә укыса, җәй буе фермада бозаулар карарга ярдәм иткән.
- Авылда минем йортым калды. Инсульттан соң хуҗалыкны ялгыз гына алып бара алмый башладым: су ташырга, утын ягарга кирәк, хәер, ашарга да әзерли алмыйм. Шулай мин йорт-интернатка эләктем дә, - ди күзләренә яшь тулган Людмила Алексеевна. - Гаилә җылысын тоясым килә. Мин күптән түгел шундый проект барлыгын белдем, анда катнашырга уйладым, ә, бәлки, нәрсә дә булса килеп чыгар. Мин әлегә эшли алмыйм, инсульттан соң тернәкләнеп кенә киләм, әмма бәрәңге чистарта, йорт буенча вак-төяк эшләрне башкара алам. Мин тыныч холыклы, сабыр. Минем белән шундый хәл килеп чыгар дип башыма да китермәдем. Бәлки, кемгә дә булса ошармын һәм мине үзләренә алырлар.
Гаиләле булырга теләү­челәр арасында Людмила Белоусова бердәнбер түгел. Анна Ильина да шундый теләк белән яши (рәсемдә уң якта), бала чактан ук инвалид. Аңа олигофрения диагнозы куела, башта хатын-кыз әти-әнисе белән яши, ә алар вафат булганнан соң, инвалидлар йортына күченә.
- Мин гаилә белән агач йортта яшәр идем. Иң мөһиме, миңа яхшы мөнәсәбәттә булсыннар иде, - дип билгеләп үтә Анна Ивановна.
Ә кичләрен гаилә белән бергә түгәрәк өстәл артында, камыр ашлары белән хуш исле чәй эчеп, сөйләшә-сөйләшә үткәрергә хыялланучы ялгыз кешеләр әле тагын күпме?! Нихәл итәсең бит, дәүләт йорты барысы белән дә тәэмин итә ала, әмма күңел җылысын бирә алмый шул.
Өлкән кешене үз карамагыңа алыр өчен аның теләге һәм кайбер шартларның үтәлүе кирәк. Беренчедән, гаиләгә кабул итәр өчен аерым бүлмә кирәк. Торакның никадәр төзек булуы мөһим түгел, иң мөһиме - олылар тиешле тәрбия, туклану, дәвалану, ташламалы дарулар алсыннар һәм бернигә дә мохтаҗлык кичермәсеннәр. Тәрбиягә икедән дә артык булмаган өлкән кешене яки инвалидны алырга мөмкин.
Икенчедән, ярдәмче эшкә сәләтле яшьтә булырга тиеш. Еш кына өлкән кешеләрне карарга эшсез калучылар яки тиешле еллар хезмәт иткән өчен лаек­лы ялга иртә чыкканнар алына. Берәүләрнең балалары күптән үскән, таралышып беткәннәр, башкалары исә әти-әниләрен югалтканнар һәм күңелдәге бушлыкны тутыру өчен гаиләгә әти-әниләре яшендәгеләрне алалар.
Сер түгел, олы яшьтәге кеше белән яшәве кайвакыт җиңел түгел. Үзара тату яшәү - тулаем бер фән. Аны өйрәнер өчен кемгәдер кеше гомере дә җитми, ә кайберәүләр чит-ят кеше белән уртак телне тиз таба. Аның каравы, эш аралашу нечкәлекләренә төшенүдә түгел, ә күңел юмартлыгында, сабырлыкта, кешеләрне яратуда һәм үзеңнең күңел җылыңны бөтенләй таныш булмаган кешеләргә бүләк итәргә әзер булуда.
Бүгенге көндә «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта 146 кеше яши. Аларның күбесе гаиләле булырга, өй учагының җылысын татырга хыялланалар. Бәлки, сезнең йөрәгегездә дә таныш булмаган кешегә карата җылы хисләр уяныр һәм тагын бер өлкән кеше җылы өй учагына сыеныр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай