Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Мин Чистай белән очрашуыма шат»

    Республика белән җитәкчелек иткән елларда Минтимер Шәймиев берничә тапкыр Чистай районына килде. Аның барлык эш сәфәрләре төрле елларда «Чистай хәбәрләре» газетасында басылып чыккан мәкаләләрдә һәм фотосурәтләрдә урын алды.

     

    Шулай, 1996 елның мартында Минтимер Шәрип улы Чис тайга республика Президенты вазифасына кандидат буларак килде.

    «Мин Чистай белән очрашуыма шат, – диде Минтимер Шәймиев. Дәрәҗәле кунакны ипи-тоз белән каршы алдылар. Шунда ук ипподромда ул зур кызыксыну белән юртакларның тренировка узышларын карады, – дип язылган мәкаләдә. «Луч» җәнлек совхозына барып, авыл хезмәтчәннәре белән аралашканнан соң, Шәймиев мәдәният учреждениеләренең берсендә биш район вәкилләре белән очрашты.

    2000 елда Президент катнашында Ак Тау авылында яңа мәктәп ачылды. Ә 2006 елда Чистайга килгән вакытта Президент Минтимер Шәймиев Боз спорт сарае төзелешенә символик таш салуда, шулай ук «Батыр» спорт мәктәбенең рәсми ачылышында катнашты, «Кама таңнары-2006» спорт биюләре буенча Бөтенроссия турнирында катнашучылар белән танышты.

    «Президент халык белән җылы аралашты, проблемалары белән кызыксынды, сорауларга җавап бирде. Чистайда Боз сарае барлыкка килү – район башлыгы, аның командасы карары. Соңгы елларда шәһәрдә күп эшләр башкарылды, әмма тормышка ашырасылары да шактый әле. Сүз дә юк, Чистай заманча, зур шәһәргә әверелде, ул респуб лика әһәмиятендәге шәһәр инде. Әмма, әйтергә кирәк, монда әле тузган йортлар күп, өяз шәһәрләренең күңелсез мирасы әнә шундый», – диелә материалда.

    Бер елдан соң, 2007 елның ноябрендә, Минтимер Шәрип улы эш сәфәре белән кабат безнең шәһәргә килде. Респуб лика башлыгы сәгать заводы предприятиеләрендә булды һәм Боз спорт сараен ачуда катнашты.

    Бу Минтимер Шәймиевнең Чистайга эш сәфәре белән килүенә багышланган барлык материаллар да түгел. Район газетасы битләрендә алар шактый. Президент безнең шәһәргә төрле сәбәпләр белән килде: очрашулар уздырды, социаль-әһәмиятле объектларны ачты, предприятиеләр эшчәнлеге белән танышты һәм һәр килүендә халык белән аралашырга вакыт тапты.

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: