Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мин авыл хуҗалыгын сайлыйм

Яшьләр үзәгендә булып узган форум шулай дип аталды.

Ул Чистай районы авыл җирлекләре яшьләрен, агросәнәгать комплексы предприятиеләре белгечләрен, авыл хуҗалыгы техникумы студентларын һәм Татарстанның аграр яшьләр берләшмәләренең җирле бүлеге активистларын җыйды.
Форумның төп максаты - авыл хуҗалыгы тармагы һөнәрләренең абруен күтәрү, шулай ук дәүләт власте органнары игътибарын авыл яшьләре проблемаларына юнәлтү, аның сәяси активлыгын арттыру. Моннан тыш, форумның мөһим өлеше булып авылны үстерүгә ярдәм итүче чаралар комплексын эшләү, бу юнәлештә уңай эш тәҗрибәсен гомумиләштерү, районның агросәнәгать тармагы казанышларын күрсәтү.
Форумда катнашучылар алдында «ТР аграр яшьләр берләшмәләре» төбәк җәмәгать оешмасының башкарма директоры Ильмира Сабирҗанова һәм «ТР яшьләрен үстерү» төбәк җәмәгать оешмасы җитәкчесе Антон Спиридонов чыгыш ясады. Форум эшендә Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов катнашты. Бирегә җыелганнар алдында «Выбор» яшүсмерләр клубы мөдире Анфиса Волкова, Олы Талкыш авыл җирлеге башлыгы Эдуард Ильин, шулай ук халык мәшгульлеге үзәге директоры Владимир Пономарев чыгыш ясадылар.
Форумда төп катнашучылар - яшьләр дә үз проектларын тәкъдим иттеләр. Алар тәкъдим иткән эшләр төрледән-төрле һәм авылны, тулаем, агросәнәгать комплексын үстерүгә юнәл­гән иде. Алар спорт темасына, эшмәкәрлек юнәлешенә, сәнгать­кә, патриотик тәрбиягә һәм күп кенә башка мәсьәләләргә кагылдылар. Форум резолюция кабул итү һәм авыл яшьләр хәрәкәте активистларын бүләкләү белән тәмамланды.
Чараны оештыручылар, ягъни Чистай яшьләр бүлеге фикере буенча шундый форумнар яшьләргә авылның социаль үзгәрүендә катнашырга, тәҗрибә уртаклашу юлы белән үз һөнәри осталык­ларын камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай