Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Милләтара һәм динара татулыкны ныгыту

Татарстанда «Экстремизмга – юк!» айлыгы башланды, ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ел саен милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга, террорчылык һәм экстремизмны кисәтүгә, социаль, этник һәм динара җирлектә каршылыкларны булдырмауга ярдәм итүче акциягә Чистай районы актив кушыла. 

– Террорчылык идеологиясенә каршы торуның расланган комплекслы планы буенча эш алып барыла һәм ул барлык өлкәләрне һәм юнәлешләрне үз эченә ала, – ди террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе Ольга Заглядова. – Акциядә белем бирү учреждениеләре, яшьләр эшләре, спорт, мәдәният бүлекләре катнашачак.

Айлык кысаларында шикле әйберләр табылган һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эш итү буенча күрсәтмәләр һәм күнекмә дәресләре үткәреләчәк. Төрле кисәтү чаралары оештырылачак, яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар биреләчәк.

Белем бирү учреждениеләрендә «Интернетта куркынычсызлык» дигән эшлекле уен узачак, традицион дин вәкилләре әңгәмәләр үткәрәчәк. 8-11нче сыйныф укучылары арасында хәзерге җәмгыятьтә экстремизм күренешләренә карата аларның мөнәсәбәтләрен ачыклау буенча анкета үткәрү планлаштырыла.

– Күптән түгел мәгариф учреждениеләрендә узган чаралар арасында сыйныф сәгатьләре, «түгәрәк өстәл»ләр, Бесландагы фаҗигале вакыйгалар истәлегенә, террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган акцияләрне атарга мөмкин, – дип билгеләп үтте комиссия сәркатибе.

Быел чистайлыларның «Тормыш тамчы»сы Бөтенроссия акциясендә катнашуы мөһим вакыйга булды. 3 сентябрь көнне Яшьләр үзәге белгечләре «Торналар оча» һәйкәле янында малайларга һәм кызларга хәзерге тормышта террорчылык куркынычы турында сөйләделәр. Корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Халыкның башка категорияләре дә игътибардан читтә калмый. Көч структуралары, дин әһелләре катнашында әңгәмәләр хезмәт коллективларында, территориаль җәмәгать советларында, гражданнар җыеннарында даими нигездә уза.

Мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә аерым эш алып барыла. Анда экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү буенча җомга һәм якшәмбе вәгазьләре үтә.

Айлык чорында Интернет челтәре мониторингы активлаша, социаль челтәрләргә, аларда террорчылык яки экстремистик эшчәнлекне башкаруга өндәмәләр, милләтара һәм динара ызгыш уятуга юнәлтелгән материаллар урнаштыруга аерым игътибар бирелә.

Айлык дәвамында районда үткәрелә торган чаралар республиканың террорчылыкка каршы комиссиясе тарафыннан югары бәяләнүен билгеләп үтәргә кирәк.

– Чистай районында ел саен үткәрелә торган эш республика террорчылыкка каршы комиссиясе хисабында уңай чагылыш таба, – ди Ольга Валентиновна.

Дәүләт власте органнарының, җәмәгатьчелекнең, мәгариф берләшмәләренең, дини оешмаларның, массакүләм мәгълүмат чараларының экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтү мәсьәләләрендә үзара хезмәттәшлеген көчәйтү, иҗтимагый татулык атмосферасын булдыру, милләтара һәм динара каршылыкларга юл куймау эшнең төп нәтиҗәсе булып тора.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев