Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Милләтара килешүчәнлекне ныгыту буенча эшкә бәя бирделәр

    Милләт эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов Чистайның милләтара килешүчәнлекне ныгыту буенча эшләренә бәя бирде, ял итү-үсеш үзәге, дини учреждение эшләре белән танышты.

    Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов озатып йөрде.

    Визитның беренче ноктасы «Камалия» ял итү-үсеш үзәге булды. Әлеге үзәк 2019 елда мөхтәсибәт инициативасы белән меценатлар ярдәмендә ачылды.

    «Камалия» үзәге җитәкчесе эшләренең төп юнәлешләре турында сөйләде. Әлеге үзәк үзенең эшчәнлеген гаилә институты өлкәсендә, балаларның һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль һәм иҗади үсешендә, шулай ук милләтара һәм конфессияара элемтәләрне саклауда тормышка ашыра. Биредә театраль, инглиз телләрен өйрәнү буенча, «Чәк-чәк» гаилә клубы, «IT-ZONE» инженер клубы, мультипликация һәм кинематография буенча һәм башкалар - барысы 9 клуб эшли. Игорь Баринов студияләрдә булды, дәресләрне оештыру эшләре белән танышты һәм практикада эшнең берничә юнәлешләрен сынап карады.

    Үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүдән тыш ял итү-үсеш үзәге социаль юнәлештәге берничә грант проектларын тормышка ашыра. Үзәк тарафыннан сәламәтлекләре чик ләнгән балаларны социаль ләштерү, аларның ялын оештыру буенча киң күләмле эшләр алып барыла. Кунаклар музейда булдылар, Чистайда исламның үсү тарихы белән таныштылар.

    Биредә Игорь Бариновка милләтара мөнәсәбәтләрне һәм халыклар дуслыгын сак лау буенча район эш чән леген чагыдыручы «Мәдәният ләр мо заикасы» муниципаль практикасы турында сөй ләделәр. Күргәзмәдә белем бирү, мәдәният һәм башка учреждениеләрнең этник ара бердәмлеген ныгыту буенча эшләрен күрсәтүче экспонатлар тәкъдим ителгән иде.

    Милләт эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе дөнья халык лары күргәзмәсен, кул эшләре әйберләрен зур кызыксыну белән карады, «Кудесница» студиясенең эше белән танышты. Аның игътибарына Чистай районында яшәүче халыклар мәдәниятен чагылдыручы иҗади номерлар да тәкъдим иттеләр.

    Кунаклар «Нур» мәчетендә, «Умиление» храмында булдылар, биредә аларга дини учреждениеләрнең тарихлары турында сөйләделәр, мәхәлләләр эшчәнлеге белән таныштырдылар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: