Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Милләт язмышы мәктәпләрдә хәл ителә

Бүгенге көндә мәгариф, белем бирү системасы - Россиядә гомуммилли приоритет булып тора.

Шушы шартларда балаларга милли белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте артканнан арта бара. Бүгенге көндә милләт язмышы, аның киләчәге мәктәпләрдә хәл ителә дисәк тә, һич ялгыш булмас. 7 миллион татарның 53 проценты гына Татарстан Республикасында яши бит. Чит төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребезгә тел, дин, мәдәният төшенчәләре аеруча якын. Милли белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә Чис­тай райо­ны Башкортстан Республикасының Миякә районы белән күптән хезмәттәшлек итә. 2014 елда Миякә районы укытучылары районыбызга килеп 5 нче мәктәптә, 2 нче гимназиядә, Г.Исхакый музеенда булып районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибәсен өйрәнеп киткәннәр иде.
2016 елдан районыбыз Мәс­кәү шәһәре белән дә хезмәт­тәш­лек итә. 19 февраль көнне Та­тарстан Республикасы мә­гариф һәм фән министры урынбасары И.Р. Мөхәммәтов җитәкчелегендәге делегация Мәскәүнең Муса Җәлил исе­мен­дәге 1186 нчы номерлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбендә булып кайтты. Делегация составына Чис­тай районы мәгариф идарәсе методисты Вәлиуллина Фәридә Мансур кызы, 5 нче мәктәпнең директор урынбасары һәм укучылары бар иде. Әлеге очрашу Муса Җәлил исемен йөрткән әлеге мәктәп һәм Мәскәүнең балаларга өстәмә белем бирү методик үзәге тарафыннан оештырылган герой -шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган «Гасырларга калыр батырлык» дип исемләнгән бөтенроссия бәйгесе гала- концерты кысаларында үткәрелде. Гала - концертта мәктәбебез укучылары - бәйгенең җиңүчеләре 7 нче сыйныф укучысы Фәтхетдинова Алсу (укытучы Г.Т. Җәләлетдинова), 9 нчы сыйныф укучысы Шәмсетдинова Диана (Г.Ш. Нәбиуллина) чыгыш ясадылар. Алсу белән Дианага гала-концертны ачып җибәрү мөмкинчелеге бирелде. Җиңүче һәм лауреат исеменә шулай ук 3 нче гимназия, 16нчы мәктәп, 4 нче мәктәп, Кызыл Яр мәктәбе укучылары да лаек булды.
Очрашуның нәтиҗәсе итеп, 5 нче урта гомуми белем мәктәбе һәм Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы номерлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбе арасында хезмәттәш­лек турында килешү төзелде. Киләчәктә Мәскәү мәктәбе белән тыгыз хемәттәшлеккә ышанып калабыз.
Лилия Мәзгутова,
5 нче урта гомуми белем мәктәбенең милли белем
һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев