Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Милли ризыклар – халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше

Татарстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмәгать оешмасының Чистай бүлекчәсе милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класс үткәрү теләге белән чыкты.

Моннан элегрәк җәмәгать оешмасы вәкилләре татарларның милли ризыгы чәк-чәк әзерләү буенча мастер-класс үткәргән иде. Бу юлы гүзәл зат вәкилләре гөбәдия әзерләделәр.
Чарага оешма вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Госман Нәбиуллин, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Рөстәм Хөснуллин, мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Лиана Шаязданова һәм башка мәртәбәле кунаклар килделәр.
Милли ризык әзерләү алдыннан җитәкче Зөһрә Гарифуллина Татарстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмәгать оешмасы Чистай бүлекчәсенең эш юнәлешләре, эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.
– «Ак калфак» җәмәгать оешмасы 90нчы елларда оешты. Бүгенге көндә республикада – 160, Россия төбәкләрендә – 36, ә башка илләрдә 18 бүлекчә эшли. Чистайда «Ак калфак» җәмәгать оешмасы 2014 елдан башлап эшли башлады. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре булып туган телне, гаилә һәм халык гореф-гадәтләрен саклау тора. Балаларда рухи һәм милли кыйммәтләрне тәрбияләүдә хатын-кызның роленә аерым игътибар бирәбез, – дип билгеләп үтте Зөһрә Исмәгыйль кызы. – Бүгенге чараның төп максаты – гөбәдия әзерләүнең барлык нечкәлекләрен белү генә түгел, ә ризыклар әзерләү ярдәмендә милли гореф-гадәтләрне саклау.
Чара барышында чакырылган кунак­лар телне, халык гореф-гадәтләрен, тарихи мирасны саклау турында сөйләделәр. Милли ризыклар әзерләү буенча гына түгел, ә милли киемнәр, баш киемнәре тегү буенча мастер-класслар үткәрү, декоратив-кулланма осталыкны күтәрү мөһимлеген билгеләп үттеләр.
– Татар халкының киләчәге үз кулларыбызда. Телне саклау, милли үзаң рухында балалар тәрбияләү үзебездән тора, – дип ассызыклады Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Госман Нәбиуллин һәм җәмәгать оешмасы әгъзаларын бу юнәлештә актив эш алып барырга, башка оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә, бу эшкә яшьләрне җәлеп итәргә чакырды.
Гөбәдия әзерләү буенча мастер-классны  Татарстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмәгать оешмасының Чистай бүлекчәсе җитәкчесе Зөһрә Гарифуллина үткәрде. Ул камыр ашының рецептын сөйләде һәм аны әзерләү процессына җентекле тукталды.
Бирегә җыелучылар чара барышында хөкем сөргән аерым мохитне билгеләп үттеләр, табын артында яраткан милли ризыкларның рецептлары белән уртаклаштылар, татар халкының буыннан-буынга күчеп килә торган гореф-гадәтләрен, рухи кыйммәтләрен искә төшерделәр.

Зөһрә Исмәгыйлевадан гөбәдия рецепты

Камыр әзерләү өчен 1 стакан җылы сөт, 200 грамм сыер мае, 3 йомырка, 1 бал кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, ярты пачка чүпрә, он кирәк булачак.
Эчлек өчен алдан ук 3 йомырка, 2 стакан дөге (аңа бераз тоз һәм шикәр комы өстәргә) пешерергә, 300 грамм йөземне юарга кирәк.
Камырны җәяргә. Аны көнбагыш мае белән майланган табага җәеп салырга. Алга таба катлам-катлам түбәндәге әйберләрне салырга: кызыл эремчек, дөге, угычтан уылган йомырка, тагын бер рәт дөге, йөзем һәм тагын бераз дөге. Бөтен эчлекнең өстенә сыер мае телемнәре тезәргә. Камырдан тагын кечерәк түгәрәк җәяргә һәм аның белән эчлекне капларга. Камыр кырыен чеметеп бетерергә, май белән майларга. Коры печеньены ваклап, гөбәдиянең өстенә сибәргә. Мичтә 30-40 минут пешерергә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X