Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Микрофинанс оешмаларына торак йортны залогка салып займ килешүләре төзү тыела

    Билгеле булганча, 2019 елның 1 ноябреннән шәхси микрофинанс оешмаларына торак бинаны, гомуми милеккә хокук өлешен, шулай ук өлешченең торак төзелешендә өлешләп катнашу килешүе буенча таләп хокукы залогка физик затлар белән кулланучылар займына килешүләр төзүне тыючы нормалар үз көченә керде.

    Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Людмила Кулагина аңлатканча, әлеге үзгәрешләр микрокредитлар аркасында кайвакыт бердән-бер тораксыз калучы милекчеләрнең хокукларын яклау, шулай ук күчемсез милек белән мошенник гамәлләр кылуны кисәтү өчен кабул ителгән.

    – Бу законда ихтыяҗ күптән туды, чөнки әлегә кадәр микрофинанс оешмалары гражданнарга кредитларны зур процентларга гына түгел, ә күчемсез милеккә залогка бирә килделәр. Әлеге процедураны гадел дип атап булмый, чөнки бу еш кына торакны тартып алу буенча ябык схема була торган иде, – дип билгеләп үтте Людмила Кулагина.

    Шулай ук процент ставкасының Россия банкының директорлар советы тарафыннан билгеләнгән максималь күләмнән артык була алмавы да яңалык булып тора.

    Игътибарга

    «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2.08.2019 ннан 271-ФЗ номерлы федераль законы торак залогына займнар бирү кагыйдәләренә һәм процент ставкасын билгеләү өлешенә генә үзгәрешләр кертмәде. Үзгәрешләр шулай ук микрофинанс оешмалары эшчәнлеген җайга салу һәм функцияләү кагыйдәләрендә, микрофинанс оешмаларының үз акчалары күләменә, баш хисапчы вазифаларын башкаручы затка карата булган таләпләрдә һәм башкаларда да булды.

    Шуны әйтеп үтәргә кирәк, кертелгән төзәтмәләр гамәлгә куючылары (акционеры, катнашучысы) Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъекты, муниципаль берәмлеге булган микрофинанс оешмаларына кагылмый.

     

    Матбугат хезмәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: