Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Мәгълүмат кырында көрәш

    Узган җомга көнне Алексеевск районында "Массакүләм мәгълүмат чаралары яктыртуында толерантлык, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр проблемалары, экстремизмга һәм терроризмга мәгълүмати каршы тору үзенчәлекләре" дигән семинар-киңәшмә булды. Матбугат һәм масскүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм ТР җәмәгать советы чараны оештыручылар булдылар.

    Семинар зур "түгәрәк өстәл" формасында узды, анда көнүзәк теманы ТР Иминлек советының баш киңәшчесе Михаил Блинов, дини берләшмәләр белән үзара элемтә мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе начальнигы урынбасары Владимир Козлов, ТР җәмәгать палатасы әгъзалары, районнардагы террорга каршы комиссияләр сәркатипләре, Алексеевск, Аксубай, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Спасс, Балык Бистәсе, Чирмешән һәм Чистай районнарының массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре тикшерделәр. Йөздән артык катнашучы арасында РФ Федераль иминлек хезмәтенең Чистайдагы бүлеге, Алексеевск районы прокуратурасы, РФ Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлек вәкилләре, шулай ук районнардагы җәмәгать советлары рәисләре һәм әгъзалары, мәктәп укытучылары һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашты.
    Заманча терроризмның үзенчәлеге шунда ки, узган һәм аннан элеккеге гасырлардагы террористлардан аермалы буларак, заманча хаттаблар үз гамәлләрен властьның аерым вәкилләренә генә, яки аерым әһәмиятле объектларга гына түгел, ә халыкка, гади очраклы кешеләргә юнәлдергәннәр. Боларның барысы да җәмгыятьне куркыту һәм тот­рыклылыкны бетерү максатында эшләнә. Террорчыларның да, экстремистларның да исәпләре гади - массакүләм мәгълүмат чаралары аларның гамәлләре турындагы хәбәрне күпләп тарата. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары плюрализм фикере астында экстремистларны яклыйлар,күптән түгел үзләренең провокацион чыгышлары белән Мәскәүдәге Христа Спасителя храмын мәсхәрәләгән панклар төркеме моңа мисал булып тора.
    Әлеге проблема белән шөгыльләнүче галимнәр терроризмда, экстремизмда масскүләм мәгълүмат чаралары белән өзлексез бәйләнгән дип раслыйлар, чөнки аларның нәтиҗәләре һәр йортка килеп җитмәсә, террорчыларның һәм экстремистларның теләсә кайсы гамәлләренең мәгънәсе булмас иде. Нәкъ менә шуңа күрә гражданнарга терактлар яки экстремизм акцияләре турында хәбәр иткәндә, журналистлар җинаятьләр резонансының уңай кәеф (хәбәр итү, кисәтү - үзенә күрә терроризмны һәм экстремизмны кисәтү) кенә түгел, ә бәлки тискәре, еш кына кайбер даирәләрдә аларны кабатлау тенденциясе тудыруы турында да уйларга тиешләр.
    Экранда яшь кенә кыз оппозиция митингында чыгыш ясый. Телекамерага карап ул: "Мин кызгылт-сары революция телим!" дип белдерә һәм үзенең шушы кыюлыгыннан бераз шатланып та куя, аны өлкәнрәк яшьтәге провокаторлар хуплыйлар. Боларның барысын да үзәк телеканал күрсәтә. Күп кенә телевизор караучылар әлеге күренешкә җирәнеп карыйлар, чөнки яшь революционерка төсле революцияләрнең нинди акчага ясалуын, илебезгә һәм халыкка нәрсә китерүен аңламый. Ә бит кемнеңдер әлеге мизгелдә шулай ук телевизор аша нәрсәдер кычкырасы килә, аңа нәрсә әйтсә дә барыбер, бары аны ишетсеннәр генә.
    Озак еллар дәвамында сүз иреген сагынып без хәзер аның турында шундый күп сөйлибез, хәтта әлеге ирекнең мәгънәсе - җаваплылык һәм дөреслек булуы турында да оныттык. Без массакүләм мәгълүмат чаралары вакыйгаларны көзге кебек чагылдырырга гына тиешләр дип раслыйбыз, ягъни без бәйсез читтән күзәтеп торучы позициясен алабыз. Терроризм турында сүз барганда читтә калырга ярыймы икән? Экстремизмга һәм терроризмга карата массакүләм мәгълүмат чараларының шундый позициясе урынсыз дип уйлыйбыз, әмма шул ук вакытта без демократия булмаудан куркабыз. Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары экстремизмга һәм терроризмга актив каршы торырга әзер дип әйтү оптимистларча яңгырар иде. Әмма нәкъ менә экстремизмга һәм терроризмга мәгълүмати каршы тору җәмгыятькә янаучы әлеге көрәштә эшлекле корал булырга тиеш. Инде күптән тыныч, нормаль тормышта яшәргә теләүчеләргә каршы террористлар бәйләгән сугыш дәвам итә. Терроризмга каршы көрәш мәгълүмат кырында да бара.
    Россиядә терроризмга каршы көрәштә массакүләм мәгълүмат чараларының роле турында махсус закон юк. Аңа масскүләм мәгълүмат чаралары аша экстремистик материалларны таратуны булдырмаудан саклаучы нормалар һәм массакүләм мәгълүмат чараларының бу гамәлләре өчен җаваплылыгы кертелергә тиеш. Сүз ирегенә һөҗүм итү -нәрсә ул? Яки экстремизм һәм терроризмга каршы көрәшнең әһәмиятен исәпкә алучы массакүләм мәгълүмат чараларына дәүләтнең төгәл таләпләре җитмәүме? Кайбер тулысынча демократик илләрдә массакүләм мәгълүмат чаралары хуҗаларына һәм журналистларга бастырыла торган материаллар террорлык яки экстремистлык эшчәнлеген яклау булып тормасын өчен чаралар күрү тәкъдим ителә.
    Күптән түгел Христа Спасителя храмында булган экстремистик күренеш аз таныш булган панк-төркемне рекламалауга әверелде. Илебезнең барлык әйдәүче телеканалларында шул уңайдан дебатлар оештырдылар, тележурналистлар "йолдыз"-хулиганнарның адвокатларыннан интервьюлар алдылар, ә алар үзләре яклый торган кешеләрнең гамәлләрен акладылар. Кайбер богема вәкилләре һәм "яшьләрнең суб-культура эшлеклеләре" раслаганча, панк-төркемнең әлеге чыгышы миллионнарча православие динендәгеләрнең, гомумән, христианнарның йөзенә төкерү түгел, ә бәлки үзләрен күрсәтүнең, үзләрен танытуның бер ысулы гына. Әлеге кызлар белән ясалма кызыксыну нигә кирәк? Әлеге вакыйганың сәяси сәбәбе турында килешергә кирәктер. Әгәр алар нинди дә бер партия әгъзалары булсалар, аларны хөкем итмәсләр, ә бәлки бүләкләрләр иде. Ялгыш фикер. Власть өчен көрәштә барлык чаралар да яхшы. Күз алдына гына китерегез, икенче юлы ярымшәрә кызлар православие чиркәвенә түгел, ә мәчеткә килеп теләсә нәрсә кылына башласалар? Исламның тынычлыкны сөюенә дә карамастан, нәрсә булачагын күз алдына китерүе кыен... Закон кырысрак булса, провокатор экстремистларны җәзага тарту турындагы мәсьәлә кузгалмас та иде. Әмма без куркабыз: көнбатышта безнең турыда нәрсә уйларлар? Сүз иреге яки ялганлау иреге, кемнең әлеге төшенчәләр арасында тигезлек билгесе куярга көче җитәр?
    Үз чиратында дәүләт органнары массакүләм мәгълүмат чараларының экстремистик һәм террорлык күренешләрен кисәтүдә, шулай ук җәмгыятьтә террорга һәм экстремизмга каршы караш формалаштыруда катнашуын якларга һәм стимуллаштырырга тиешләр. Моның өчен акча кирәк. Әмма әлеге кертемнәр, соңыннан тагын да күбрәк түләмәс өчен, тулысынча акланачак... Әгәр властьның массакүләм мәгълүмат чараларына карата мөнәсәбәте дөрес төзелгән булса, массакүләм мәгълүмат чаралары террорга һәм экстремизмга каршы көрәштә корал булып торачак. Алай булмаганда, массакүләм мәгълүмат чаралары ирексездән экстремистларга ярдәм итеп, җәмәгать фикере белән хәйлә коруда корал булачак.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: