Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәңге яшә, Каргалым!

...

 

Сыйныфташлар калага киткәндә

Талпынсам да, никтер, бармадым.

Укып бетереп, сиңа эшкә килдем,

Сине якын иттем, Каргалым!

 

Əйе, якын иттем авылны, кешелəрне, эшемне яраттым. Берничə көнгə генə чыгып китəргə туры килгəн чакларда да тизрəк авылга кайтасы килеп күңел талпынып тора. Шулай булмый, эшкə килүемə дə август аенда нəкъ 55 ел була. Беренче эш көннəрем, ул вакытлардагы хастаханəдə ятучы авырулар, əле хəзер дə, бүгенгедəй, хəтеремдə. Яңа укып бетергəн, бернинди практикасыз, 18 яшьлек кыз балага утызлаган авыруны ышанып тапшырсыннар əле... Көндезгесе ярый – табиб лар кул астында, ə төнге сменалары… Җитмəсə, сынаган кебек, төннəрен əледəн-əле бəхетсезлеккə таручыларны китереп торалар. Рəхмəт җылы кабул иттелəр, хезмəткəрлəр дə, дəваланучылар да, үз итеп, эшкə көтеп алалар иде.

 

Балаларым синдә аваз салды,

Мәктәбеңдә алдылар белем.

Ашкынып кайталар туган йортка

Көтеп алып бәйрәм, ял көнен.

 

Синдә таптым сердәш-дусларымны,

Югалтулар да бар. Нишлисең?..

Фани дөньялардан бакыйлыкка

Бер сәбәпсез генә күчмисең.

Урта мәктәбе бар авылыбызның,

Нарасыйлар өчен – бакчасы.

Теләге булган һәрчак эшен табып,

Уч тутырып ала акчасын.

 

Күңел ачар өчен клубы бар,

Укыйм дисәң – китапханәсе.

Сату итә унлаган кибете,

Ризык тулы ел әйләнәсе.

 

Иман нуры сибеп тора ике мәчет,

Шәһәрләрең торсын ягада.

Яшьлек кире кайтып,

Сайлау мөмкин булса,

Сине сайлар идем яңадан.

Авылыбызны бизəп, ямь биреп торучы ике мəчетебездəн яңгыраган азан тавышлары һəрберебезнең күңеленə тынычлык бирə, көч өсти, горурлык хисе уята.

Язмамның асылы да мəчет лəр турында. Элек-электəн мəчетлəр тəрбия йорты булып саналган. Хəзергесе болгавыр заманда мəчетлəргə булган ихтыяҗны əйтеп торасы да юк. Бездə биш тапкыр азан əйтү белəн генə чиклəнмилəр, һəркөнне мəчеттə өйлə намазын укыйлар, олылар белəн беррəттəн яшьлəр дə йөри. Мəчетлəребездə Рамазан аенда ифтар, Корбан гаетлəрендə зурлап Коръəн ашлары үткəрелə. Яңа гына үзəк мəчетебездə зур ремонт эшлəре башкарылды: түшəмнəр заманча итеп үзгəртелде, җылылык системасы, идəннəре алмаштырылды. Башкарылган эшлəр бихисап… Боларны авыл халкы ярдəменнəн башка гына эшлəп булмавы һəркемгə билгеле. Гомумəн халыкнын ярдəме əйтеп бетергесез: акчасын да, көчен дə кызганмыйлар.

Əйткəнемчə, берсеннəн-берсе матур, күркəм мəчет лəребезнең икесендə дə тырыш, халык өчен янучы хəзрəтлəр һəм дин əһеллəре. Соңгы елларда коронавирус белəн бəйле буларак авылда мəет күмүлəр ешайды, читтəн дə кайтаралар, якыннары туган туфракка җирлəүне хуп күрəлəрдер, мөгаен. Авылыбызның бер дəм халкы, мəчет картлары һəркайсын, кем булуына карамастан, җиренə җиткереп, ислам дине кануннарына туры китереп, тиешле дəрəҗəдə соңгы юлга озаталар.

«Бердəмлектə – кѳч», – дилəр. Бердəм бездə халык, бу һəр эштə чагыла. Элеккеге Нариман авылы зиратында да (хəзер анда авыл үзе булмаса да) нариманлылар зур хезмəт куйдылар: колач җитмəстəй агачларны кисеп (əйтергə генə җиңел), аларны җыештырып, үскəн үлəннəрдəн даими чистартып торалар. Зират янына тимер баганалар утыртып аны матур итеп буяп, түбəсен ябып зур корылма тѳзеп куйдылар, эскəмия, ѳстəллəр урнаштырдылар.

Һəр елны июль аеның бер җомга сында Коръəн ашы уздыру матур традициягə əйлəнде. Бер эш тə үзеннəн-үзе генə эшлəнми. Мондый зур, игелек ле эшлəрне башлап йѳрүче, оештыручы, кирəк-ярагын кайгыртучыбыз Нариманда туып-үскəн, олыны-олы, кечене-кече итə белгəн Гафиятуллин Тəбрис Кəрам улы, һəм авылдашлары яратып əйткəнчə, анын уңган «командасы» һəркайсыбызның олы ихтирамына һəм рəхмəтенə лаек.

16 июль кѳнне тəүге очра шу га җыел ган нариманлы лар мəчет картла ры ның вəгазь лəрен, укыган Коръəн сүрəлəрен тыңлап əби-бабалары рухына догалар кылдылар. Бер дə юкка гына «Исəннəрнең кадерен, үлгəннəрнең каберен бел» димəгəннəр. Менə шулай мул табыннар артында күрешеп сѳйлəшүлəр, олыларны шатландыру – исəннəрнең кадерен белү булса, һəр кабер янында туктап, һəркайсын искə алудан да олы савап бармы икəн?! Укылган догалар һəр əрвахның рухына барып ирешсен Илаһи.

Табында яшьлəрнең, ба ла ларның да катнашуы, кул күтəреп дога кылулары җан га рəхəтлек бирə. Мондый гамəллəр балалар

күңеленə игелек орлыкларын иңдереп, килəчəктə үткəн буынны оныт мыйча, бу изге эшлəрнең дəвам чылары булып үсүлəренə ѳмет, ышаныч уята.

Әминә Камалова. Каргалы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев