Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Җәмәгать транспорты эшендә нәрсә үзгәрә

    Шәһәр пассажирлар транспорты - шәһәр социаль структураларының төп элементларыннан берсе.

    Шәхси транспортның арта баруына карамастан, күпләр җәмәгать транспортыннан файдаланалар. Шуңа күрә җәмәгать транспортының эше актуаль һәм ышанычлы булып кала.
    Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә пассажир транспорты белән вәзгыять алай җайлы гына бармый. Андагы проблемалар һәм аларны чишү юллары турында компания директоры, шәһәрдә пассажир ташулар белән шөгыльләнүче Сергей Королев сөйләде.
    – Шәһәр буенча 35 автобус йөри, аларда 128 кеше эшли. Алар дүрт ел элек сатып алынганнар, ә 2017 елда янә 9 яңа ПАЗ автобусы сатып алынды. Сайлау җиңел генә булмады. Хәзерге вакытка пассажирлар сыйдыру, экономияле һәм ремонтка ярашлы булулары буенча бу иң оптималь вариант булып санала. Хәзер без 15 шәһәр маршрутына, 2 шәһәр яныдагы Кубасс һәм Александровка авылларына, 6 сезонлы вакытта – бакчаларга хезмәт күрсәтәбез, – дип билгеләп үтте Сергей Королев.
    – Чистайлылар машина йөртү­че­ләрнең расписаниеләрне үтә­мәүләренә зарланалар. Сез бу хакта нәрсә әйтә аласыз?
     – ГЛОНАСС системасы буенча контроль нокталардан маршрутлар йөрүен тикшерүдә без дорфа бозулар ачыклыйбыз, өзеклек аралары 3-4 минут тәшкил итә. Әгәр дә ул 5-8 минутка сузылса, димәк, транспорт чарасы ватылган яисә юл-транспорт вакыйгасы, бөкеләр, бозлавык яисә «Тоннель» операциясе дигән сүз.
    – Күптән түгел безнең газетада җәмәгать транспортына хезмәт күрсәтү сыйфаты турында сораштыру үткәрдек. Аннан күренгәнчә, күпләр кичке якта кичке якта автобуслар булмаудан зарланалар...
    – Автобусларның кичке 10 сәгатькә хәтле йөрүләрен сорап мөрәҗәгатьләр һәм сораулар күптән килә инде. Әмма бу вакытка кадәр йөрү бушка йөрү генә булып чыга, бу очракта чыгымнар гына күбәячәк. Кичке җидедән соң автобуслар буш диярлек йөри һәм алар 20 сәгатькә гаражга китәләр. 2004 елдан бирле безгә шәһәрдән дотация юк, нәкъ шул вакытта «ташламаларны акчалаштыру» кертелгән иде. Әгәр дә без шәһәр буйлап буш автобуслар куып йөртсәк, без федераль һәм республика законы буенча барлык үзгәрешләрне башкарып чыга алмаячакбыз, чөнки алар бездән күп финанс чыгымнары таләп итә.
    – Яңа үзгәрешләр турында җентекләбрәк сөйләгез әле.
    – Июльдән башлап барлык автбусларда тахографлар, онлайн-касслар кую күздә тотыла. Хәзер без һәр автобуска видеокүзәтү системасы сатып алдык, тукталышларда пассажирларга автомәгълүмат бирү системасын сатып алу буенча эшләр алып барыла. Хәзер тукталыш исемнәрен өч телдә (рус, татар, инглиз телләрендә) игълан итү буенча мәсьәлә күз уңында тора (шәһәрнең туристик дәрәҗәсенә ярдәм итү йөзеннән). Тавышның тембр белән матур яңгыравы да мөһим.
    – Билгеле,маршрут автобусларында юл проблемалары да бардыр...
    – Без «Югары базар», «Тегү фабри­касы»,»18нче кибет» һәм башка тукталышлардаавыр вәзгыятҗ булуы турында бер генә зарланмадык бугай. Тукталышлар янындагы машиналар тукталыш янына килергә мөмкинлек бирми, йөк машиналары тукталышларда йөкләрен бушаталар, чөнки янәшәдә үк кибетләр урнашкан. Үзәк район хастаханәсе янындагы борылу территориясе кышын начар чистартыла, анда машиналар батып калалар һәм артка чигенергә мәҗбүр булалар. Бу исә тукталышларда катгый рәвештә тыела. 
    Безнең предприятие яшь. Без транспортчыларның традицияләрен сакларга һәм аларны арттырырга тырышабыз. Безнең үз традицияләребез дә барлыкка килә, үзебезгә беркетелгән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән элемтәдә торабыз, ел саен «Выстрел» эзләү отрядына Волгоград районында Хәтер вахтасын үткәрүгә ярдәм итәбез. Ел саен «Баланы мәктәпкә җыярга ярдәм ит!» шәһәр акцияләрендә катнашабыз мөмкин булганча мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына транспорт белән ярдәм итәбез. Билгеле, безнең дә проблемаларыбыз һәм чишелмәгән мәсьәләләребез бар, шәһәр хакимияте ярдәме белән аларны чишәрбез һәм халык өчен тырышып эшләрбез дип ышанабыз.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: