Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәмәгать судьялары яңа бинага күченделәр

Чистайга эш сәфәре белән Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев килде.

Республика юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов һәм район башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә ул җәмәгать судьяларын яңа бинага күченүләре белән котлады. Күптән түгел алар шәһәр судының ныклап төзекләндерелгән элеккеге бинасына күченделәр. Элек җәмәгать судьяларының суд участоклары 1917 елда төзелгән күрше бинада урнашкан иде, ул техник һәм эксплуатация нормаларына туры килми иде. Хәзерге бинада эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган.

– Мондый шартлар җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә бәхәсле хокук мөнәсәбәтләрен хәл итү өчен бирегә килүчеләргә дә тудырылган. Утырыр урын булмаса, бина диварлары тузган, тыгыз коридорларда чират булганда хакимияткә карата нинди хөрмәт булырга мөмкин. Шуңа күрә республика җитәкчелегенең судьялар эшенә тиешле шартлар тудыруына һәм моңа аңлап каравына мин бик шат, – диде Илгиз Гыйләҗев.

Элек шәһәр суды урнашкан муниципаль бина Юстиция министрлыгына бушлай нигездә бирелде. Ә анда капиталь ремонт «2014-2023нче елларга Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасы буенча үткәрелде. Капиталь кертемнең суммасы 29 787,7 мең сум тәшкил итте. Ремонт барышында судьялар, суд утырышлары заллары, аппарат хезмәткәрләре бүлмәләре, конвой бүлмәсе, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен эшләрне карау залы, җинаять эшләре залы, сервер, архив бүлмәләре, ашау бүлмәсе, пандус ясалган. Эш бүлмәләре кирәкле барлык җиһазлар белән җиһазландырылган. Бинада сак-янгын һәм видеокүзәтү системалары бар.

– Бу бинада һәрвакыт җылы һәм якты, судьяларга монда эшләү уңайлы булсын һәм һәрвакыт гадел карарлар кабул ителсен дип телисе килә, – диде Дмитрий Иванов бинаны карап чыкканнан соң суд участоклары коллективы белән очрашу вакытында. Бирегә җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев Чистай судьялары эшчәнлеген яхшы яктан билгеләп үтте.

– Статистика күрсәткәнчә, сезнең суд беркайчан да Югары Суд һәм Суд департаменты идарәсе җитәкчелегендә гадел хөкем өлкәсендә борчу тудырмады. Сездә йөкләмә һәм сыйфат җинаять һәм граждан эшләре, ягъни суд эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да республика күләмендә уртача. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, Югары Суд җитәкчелеге исеменнән сезгә, судьяларга, аппаратка, ветераннарга башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Очрашу ахырында Югары Суд рәисе, юстиция министры һәм Суд департаменты идарәсе башлыгы ветераннарга һәм алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X