Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәмәгать советы әгъзалары шәһәр стадионы эше белән кызыксындылар

Җәмәгать советына сәгатьчеләр поселогында яшәүчеләрдән хат килгән, анда алар «Татнефть-Арена» стадионының эш сәгате турында ачыклауны сораганнар.

«Без, спорт ветераннары, безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз, яңа стадионның халык белән эшләү вакытын җәмәгать советында тикшерүегезне сорыйбыз, - дип әйтелгән хатта. - Элек иске стадионда без йөгерү юлларында йөри, йөгерә, Скандинавия йөрүе белән шөгыльләнә идек, ә хәзер ул халык өчен ябык. Без стадионны сакларга кирәклеген аңлыйбыз, ләкин шундый дәрәҗәдә түгел бит! Ә сәламәтлек, спорт һәм халыкның физик культурасы ничек? Хәзер барысы өчен дә түләргә кирәкме инде? Без барысы да бушлай булырга тиеш димибез, безне йөгерү юлына кертсеннәр өчен түләргә дә әзер. Үтү кәгазьләре ясарга, вакыт билгеләргә була бит. Тик, спорт чиновникларының кешеләрдә эшләре юктыр, мөгаен. Еш кына бөтен ишекләр дә бикле була, стадионның ничек эшләвен беркем дә контрольдә тотмый ахыры. Бөтен ышаныч җәмәгать советында гына. «Чистай хәбәрләре» газетасында бу темага материал булды, әмма беркем дә моны игътибарга алмады».
Хат борчулы. Без җәмәгать советы әгъзасы Павел Ермошиннан хәлне аңлатуын сорадык.
- Җәмәгать советы рәисе Светлана Проничева беренче чиратта миннән хәлне тикшерергә сорады. Сәгать заводында эшләгәндә килеп чыккан мәсьәләләрне чишә идем, шуның өстенә ерак түгел, сәгатьчеләр поселогы микрорайонында торам, - дип сөйли Павел Андреевич. - Стадионга барып, аның директоры Виталий Шагалин белән сөйләштем. Спорт учреждениесенең эш вакыты билгеләнгән һәм расланган булуы ачыкланды. Стадионның йөгерү юллары барлык чистайлыларны 6 дан 8 сәгатькә кадәр һәм 12дән 20 сәгатькә кадәр кабул итә. 8дән 18 сәгатькә кадәр стадионда бары тик тематик секцияләр генә - футбол һәм башкалар эшли.
Бу вакытта халык өчен стадион­ның кыры гына бикле, ә яндагы җәмәгать урыны чистайлылар өчен ачык булуын әйтеп үтәсе килә. Стадион эше буенча мәсьәләне җәмәгать советы әгъзалары якын арада утырышта җентекләп карарга һәм үз киңәшләрен бирергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай