Чистай-информ

Чистай районы

Рус Тат
Җәмгыять

Җәмәгать советы формалаша

5 нче "Вектор" радиокомпаниясе" ТҖСын рәсми ачуга әзерлиләр. Әлеге вакыйга алдыннан тормышка ашыру өчен билгеләнгән чаралар планын тәкъдим итү булды.

Киңәшмәне ачып, муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, яшәү урыны буенча эш дистә еллар инде алып барыла, әмма ТҖС оештыру белән эш яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгачак һәм шунысы кызыклы, һәрберсенең өстенлекле үз юнәлеше булачак. "Вектор" радиокомпаниясенең генераль директоры, җәмәгать советы рәисе Виктор Классен моны раслады. ТҖС планнарында -яшьләрнең инновацион иҗат үзәген ачу (мәктәп укучылары, шулай ук кече предприятиеләр һәм оешмалар өчен модельле 3D үзәге), радиокомпания мәйданчыгында ТҖС территориясендә яшәүче яшьләр өчен радиотехник түгәрәк булдыру, 20 һәм 21 гасырларны кертеп, Чистай тарихы турында күп серияле фильм төшерү, фәнни-техник семинарлар, яңа ел бәйрәмнәре, Раштуа концертлары уздыру. Аның программасына халык, джаз көйләре, дини җырлаулар керәчәк. Эш ТҖС составына керүче предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары, "Әнәс" мәчете белән бергә төзеләчәк. Киңәшмәдә "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов катнашты.
Бүген ТҖС территория­сендә урнашкан пред­приятиеләр һәм оешмалар белән оештыру киңәшмәсе булачак. Анда җәмәгать советы формалашачак, эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев