Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәмәгать киңлекләре шәһәрнең уникаль образын формалаштыралар

Татарстан Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетының күчмә утырышында республиканың җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү турында сөйләштеләр.

ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы Татарстанның җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча биш еллык комплекслы программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган иде. Ул Чистайда күчмә форматта узды.

Утырышның төп пленар өлеше алдыннан соңгы биш елда шәһәребездә төзекләндерелгән территорияләр белән танышу булды. Район башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрүендә комитет рәисе Александр Тыгин һәм ведомствоның башка әгъзалары берничә объектта булдылар. Утырышта катнашучыларга «Татнефть-Олимп» стадионын, Циолковский урамындагы 9, 11, 13нче номерлы, шулай ук Королев урамы, 7 адресы буенча күп фатирлы йортларның ишегалды территориясен күрсәттеләр. Алар бульвар буйлап уздылар, Скарятин бакчасында, «Хәзинә» һәм «Ямашнефть» НГДУсы скверларында булдылар. Шәһәр буенча эшлекле экскурсия ахырында комитет әгъзаларына яңартылган үзәк мәйданны күрсәттеләр.

– Чистай – җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасын нәтиҗәле гамәлгә ашырып булуның иң ачык мисалларының берсе. Шәһәргә 240 ел тулды. Шәһәрне үзгәртеп, тарихи үзәк саклансын өчен архитекторлар һәм чистайлыларның күпме көч куюын күрәбез. Әйе, ресурслар бар, әмма җирле халыкның патриотизмыннан башка мондый үзгәрешләр мөмкин булмас иде, – дип билгеләп үтте торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин.

Аннары «Чистай» мәдәни үзәгендә пленар утырыш узды, аны ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин алып барды. Көн тәртибе бай эчтәлекле булды һәм сигез пункттан торды. Татарстанның җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча биш еллык комплекслы программаны («Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру») тормышка ашыру нәтиҗәләре фикер алышуның контроль мәсьәләсе булды. Әлеге тема буенча доклад ясаучыларның берсе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов булды. Ул әлеге программаның Чистайда ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.

– Безнең бурыч – Чистайны яшәү өчен җәлеп итәрлек территория итү. Нәкъ менә шул максаттан без 2030 елга кадәр муниципаль районның социаль-икътисади үсеше стратегиясен эшләдек. Аның төп юнәлешләренең берсе – уңайлы шәһәр мохите булдыру һәм җәмәгать киңлекләрен үстерү. Шәһәрдә меценатлар һәм иганәчеләр акчасына, шулай ук республика программалары кысаларында 14 парк һәм сквер реконструкцияләнде һәм төзелде, алар җирле халык һәм туристлар арасында да популярлык казана, аларның саны елдан-ел арта бара, – дип билгеләп үтте Павел Борисович.

Район территориясендә 145 архитектура объекты, шул исәптән 5 археология һәйкәле һәм тагын 200дән артык объект бердәм дәүләт реестрына кертелмәгән. Исегезгә төшерәбез, безнең шәһәр федераль әһәмияттәге тарихи җирлекләр реестрына кертелде. Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча, 2014 елда ул эре инвестицияле «Кече тарихи шәһәрләрне һәм авыл җирлекләрен саклау һәм үстерү» проектында катнашты.

– Ул туристик потенциалны, инфраструктураны үстерүне, мәдәният, сәнгать кәсепләре һәм һөнәрчелек учреждениеләре проектларына ярдәм күрсәтүне күз алдында тота. Шулай ук әлеге озак вакытлы проект мәдәни мирас объектларын реставрацияләү һәм җайлаштыру, сак зонасында тарихи коралмаларны югалтуны тулыландыру максатларында башка объектларны реконструкцияләү һәм төзүне, инженерлык челтәрләрен модернизацияләүне һәм тарихи территорияне төзекләндерүне күздә тота. Заказ бирүче – Россия Мәдәният министрлыгы, инвестор – яңа БРИКС үсеш банкы.

Проектны тормышка ашыруга Санкт-Петербург шәһәренең инвестицион-төзелеш проектлары фонды җәлеп ителгән. 2021 ел башыннан проектлау эшләре алып барыла, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

Павел Емельянов Чистай районында «2018-2022 елларга җәмәгать киңлекләрен үстерү» программасы раслануын да хәбәр итте, аның кысаларында ел саен яңа төзекләндерү объектлары булдырыла. Чистай даими

рәвештә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында катнаша. 2018 елда «Карл Маркс урамы буенча бульвар» проекты белән җиңү яулап булса, быел – «Наречье» Чулман елгасының шәһәр яр буе» проекты белән. Әлеге проект буенча төзекләндерү 2023 елда башланачак дип планлаштырыла.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары үз докладын тәмамлап, Татарстан Республикасында заманча шәһәр тирәлеген формалаштыру программасы ярдәмендә шәһәрдә барлыкка килгән җәмәгать киңлекләре турында сөйләде.

– Болар – гомуми бәясе 108 миллион сумнан артык булган Карл Маркс урамындагы бульварның беренче һәм икенче чиратлары, проектның гомуми бәясе 90 миллион сумнан артып киткән «Татнефть-Олимп» стадионы территориясендәге ял паркының беренче һәм икенче чиратлары. Шулай ук әлеге программа кысаларында 24,4 миллион сум тәшкил иткән үзәк мәйданны реконструкцияләүнең беренче чираты тәмамланып килә, – дип ассызыклады Павел Емельянов.

Шулай ук ул меценатларга, территориаль җәмәгать үзидарәләре җитәкчеләренә шәһәр территорияләрен төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

– Бу объектларның барысы да шәһәр балансында тора, әмма мондый сандагы җәмәгать киңлекләрен тиешле тәртиптә тоту җиңел түгел. Бу безнең шәһәргә генә түгел, бөтен республикага да кагыла. Төгәл финанслау кирәк, – дип ассызыклады район башлыгы Дмитрий Иванов.

Утырыш барышында докладлар тыңланып һәм берничә мәсьәлә каралып кына калмады, шулай ук катнашучылардан тәкъдимнәр дә яңгырады. Алар барысы да комитет әгъзалары тарафыннан игътибарга алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев