Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәмәгать фикерен өйрәнделәр

"Шәһәргә кәеф бүләк ит" акциясен шәһәр үзәгендә балалар һәм яшьләр иҗат йортының балалар шәһәр думасы әгъзалары уздырды.

Балалар шәһәр думасының мәгариф һәм мәдәният комитетлары аны оештыручылар булдылар. Акциянең асылы шунда ки, чистайлылар кызыл стикерларда теләкләрен язып үз кәефләре белән уртаклашырга тиеш иделәр. Анда илледән артык кеше катнашып үз тәкъдимнәрен белдерде. Әлеге социаль сораштыру нәтиҗәләре белән балалар һәм яшьләр иҗат йорты стендында танышырга мөмкин. Балалар шәһәр думасы әгъзалары киңрәк танышу өчен аларны мәгълүмати стендка урнаштырырга планлаштыралар.
Кайбер җавапларны тәкъдим итәбез: "Барыгызга да бәхет һәм кәеф күтәренкелеге телим!", "Шәһәребез цивилизациялерәк, күбрәк ял итү урыннары һәм яхшы юллар булсын иде", "Шәһәр үзенең 500 һәм аннан соңгы юбилейларын билгеләп үтсен, урамнар чиста, кешеләр мәрхәмәтлерәк булсыннар иде", "Барысының да хезмәт хакларын арттырсыннар",һ.б.лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев