Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәгариф учреждениеләренең якланганлыгына – аерым игътибар

Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы 11 майда Казанның 175нче номерлы гимназиясендә булган вакыйгаларга багышланды.

Муниципалитетта террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. 11 май көнне Казанның 175нче номерлы гимназиясендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә, утырышта каралган төп темаларның берсе – белем бирү учреждениеләренең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре булды.

Чистай районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Юрий Беспалов мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы якланганлыгы һәм аларны саклау торышы турында сөйләде. Ул мәгариф объектларының террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итү җитди финанс чыгымнар таләп итә дип сөйләде, әмма тикшерү барышында зур финанс чыгымнар таләп итми торган җитешсезлекләр дә ачыкланган. Элек куелган җиһазларның, техник сак чараларының төзеклеген тикшереп торырга гына кирәк.

Доклад ясаучы иминлекне тәэмин итүдә җитешсезлекләр һәм кимчелекләр ачыкланган берничә мәктәпне билгеләп үтте.

– Мәгариф объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгы терроризмга каршы комиссия утырышларында инде берничә тапкыр каралды. Фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә, мәгариф объектларының террорчылыкка каршы якланышындагы җитешсезлекләрне тиз арада бетерү өчен нигез бар, – дип ассызык лады Юрий Беспалов.

Комиссия карары белән террорчылыкка каршы якланганлык буенча җитешсезлекләрне бетерү, мәгариф объектларын инженер-техник чаралар белән тәэмин итү сроклары билгеләнде.

Берничә мәктәп директоры үз белем бирү учреждениеләрендә иминлек чараларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде. Район башлыгы Дмитрий Иванов иминлек мәсьәләләренә җитди игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады һәм барлык чараларны тайпылышсыз үтәүне таләп итте.

«Статус» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү директоры Ольга Фомина укучылар һәм яшьләр белән профилактик чаралар үткәрү һәм аларны камилләштерү буенча өстәмә чаралар кабул итү турында сөйләде.

– Экстремизм һәм террорчылыкны беренчел кисәтүнең төп элементы булып яшүсмерләргә һәм яшьләргә рухи кыйммәтләр турында сөйләү, җәмәгатьчелек һәм шәхси куркынычсызлык өчен җаваплылык идеология сен формалаштыру тора. «Статус» үзәге педагог-психологлары мәктәп сыйныфларында һәм студентлар коллективларында «Медиаграмоталылык», «Мәгълүмати цунами», «Тормышыбыздагы каршылыклар», «Куркынычсыз интернет» дигән темалар буенча профилактик һәм коррекция дәресләре үткәрәләр, – дип сөйләде Ольга Фомина.

Ул шулай ук әлеге очрашуларның төп максаты – балаларга интернет-киңлектә хокук бозуларны кисә тү мәсьәләләре, деструктив бер ләш мәләрдә, терактларда һәм санкцияләнмәгән митингларда катнашу һәм аларны оештыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирүне атады. Коррекция дәресләре хәвефлелек, агрессия дәрәҗәсен киметүгә, яшүсмерләрдә үз-үзеңне контрольдә тоту, нәтиҗәле аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Ольга Анатольевна шулай ук соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә күрелгән өстәмә чаралар турында да сөйләде. Мисал өчен, үзәк белгечләре мәгариф идарәсе белән берлектә, педагоглар һәм психологлар өчен укучыларның һәм педагогларның эмоциональ торышын җайга салуга юнәлдерелгән планнан тыш семинар үткәргәннәр, студентларның ата-аналары белән очрашканнар, балигъ булмаган балалар белән «Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту», «Каникуллар вакытында балигъ булмаганнарның иминлеге» темаларына мәгълүмати сәгатьләр оештырганнар.

Утырыш барышында балаларның җәйге ял итү урыннарын саклау турында да сөйләштеләр. Бу мәсьәлә буенча Яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Дамир Хәсәнов һәм балалар йорты директоры Елена Вәлиева чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучылар сәламәтләндерү лагерьларында җәйге сезонга әзерлек тәмамланып килә һәм алар тиздән балаларны кабул итәргә тулысынча әзер булачаклар, дип билгеләп үттеләр.

Чистай районының террорчылыкка каршы комиссиясе каршындагы терроризмны һәм экстремизмны кисәтү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең яңа составы бертавыштан расланды. Баш муниципаль психолог эштән китү сәбәпле, бу вазифа әлегә буш калды.

Террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе Ольга Заглядова юл картасы нигезендә объектларның террорчылыкка каршы якланышы буенча чараларның үтәлеше турында сөйләде.

– Башкарма хакимият органнары карамагындагы 1 категория ле объект ларның террорга каршы якланганлыгы, шулай ук мәдәният объектлары, музейлар һәм дини учреждениеләрдә җитешсезлекләрне бетерү буенча «юл картасы» расланды. Яңа килгән методик тәкъдимнәргә бәйле рәвештә, мәгълүматларны төзәтү зарурлыгы туды. Шуңа бәйле рәвештә комиссияне җитешсезлекләрне бетерү буенча яңа «юл карталар»ын раслау турында карар кабул итүен сорыйм, – дип бирегә җыелганнарга мөрәҗәгать итте Ольга Заглядова.

Комиссия әгъзалары бу тәкъдимне хуп ладылар. Катнашучылар террорчылыкка каршы комиссия карарларын үтәү турында да сөйләштеләр.

Ольга Заглядова хәбәр иткәнчә, объектларның берсендә ышанычлы идарәче һәм су каналы тарафыннан террорга каршы комиссия карарлары үтәлмәгән. Район башлыгы әлеге оешма җитәкчеләреннән кыска вакыт эчендә проблемалы мәсьәләләрне хәл итүне таләп итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев