Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Медицинада - ярты гасыр, шуның хәтле үк газета белән

Мәүлидә Мифтахова газетага 1969 елдан бирле тугры кала.

Нәкъ шул вакытта алар вуз тәмамлауга ире белән безнең районга эшкә кайталар. Мәүлидә Зәкәрия кызы – табиб-педиатр, Габделәхәт Гариф улы – ветеринария табибы. Мәүлидә апаның хезмәт биографиясе Мөслим участок дәваханәсендә башлана. Берничә елдан соң аны район үзәгенә эшкә чакыралар.
– Һәм без шунда ук район газетасын яздыра башладык. Безгә икебезгә дә Чистай тормышы турында күбрәк белергә кирәк иде, аеруча безне сәламәтлек саклау өлкәсендә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыклар кызыксындырды, – дип билгеләп үтә Мәүлидә апа. – Ирем һәр номерда колхоз һәм совхоз эшләре турында мәгълүматлар көтсә, мин медицина учреждениеләре турында мәгълүмат көтә идем. Аннары без барыбыз да шәһәр яңалыкларын да шушы газета аша белә идек бит. Безнең әйләнә-тирәбездәге вакыйгаларны белеп торуыбыз эшебез­дә дә ярдәм итте. Ул елларда сәнәгать­нең Чистайда гөрләп үсүе турында укуы бик күңелле иде. Шул ук вакытта һәр предприятие эшчәнлеге яктыртылды, производство коллективлары турында яңалыклар басылды. Тагын шунысы бар: синең янәшәңдә яшәүче һәм эшләүче кешеләр турында укуы һәрчак күңелле. 
Беренче елларда гаилә газетаны рус телендә ала. Мәүлидә апа һәм Габделәхәт абый икесе дә бер үк дәрәҗәдә рус һәм татар телләрендә аралашалар. Берничә елдан соң алар язмаларны укучылар гына түгел, ә үзләре үк авторлар буларак та танылалар инде. Язу, мәгълүматларны бүлешү теләге аларның икесе дә җитәкче урыннарга билгеләнгәч барлыкка килә.
Габделәхәт абыйны районара нәсел хуҗалыгы җитәкчесе, ә Мәүлидә апаны районның баш табиб урынбасары итеп билгелиләр.
Бу өлкәдә Мәүлидә апа аеруча активлык күрсәтә. Әлеге сөйкемле, мөлаем ханым халыкка хезмәт күрсәтүнең бөтен этапларын: авыл гомуми практика табибыннан, йогышлы авырулар дәваханәсенең баш табибыннан алып балалык һәм бала таптыру буенча районның баш табибына кадәр юл үтә.
Үзәк район дәваханәсенең лекторлар төркеменең мөдире буларак, мин район газетасының штаттан тыш хәбәрчесенә әверелдем, – дип сөйли Мәүлидә Зәкәрия кызы. – Даими рәвештә медицина учреждениеләренең эшен яктырттым, аеруча халык сәламәтлегенә кагылган язмаларым, коллегаларым – табиблар турында язмаларым еш басылды. Газета белән хезмәттәшлек итү миңа үзенә бер канәгатьлек бирә. 
Бу хакта мин үзем дә яхшы беләм. Миңа ул журналист материаллары әзерләгәндә нык ярдәм итә иде. Миңа еш кына аның белән авылга фельдшер-акушерлык пунктларына, Мөслим участок дәваханәсенә барырга туры килде, урыннарда хезмәт күрсәтү белән танышу материаллары әзерләгәндә дә ул нык ярдәм итте. Үзәк район дәваханәсенең 100еллыгына әзерлекне, югары дәрәҗәдә үткән бәйрәмне дә газета битләрендә яктырттык. Мәүлидә Зәкәрия кызы баш табиб итеп билгеләнгән Балалар санаториен ачу вакыйгасы да газетабыздан читтә калмады...
Аңарга зыялылык, яхшылык, мәрхәмәтлелек күпләп салынган. Бу исә табиб кеше өчен бәһасез сыйфатлар. Аеруча балалар табибы өчен! Ул бүген дә кечкенә пациентларны дәвалавын дәвам итә. Быел ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә юкка гына җиңү яуламагандыр... Чыгыш өчен бирелгән берничә минут эчендә ул уйланылган сценарий буенча 50 еллык медицина хезмәте турында менә дигән итеп сөйләп бирергә дә өлгерә! Бу аның өчен бер генә конкурс түгел инде. Мәсәлән, 2012 елда ул «Татарстанда өлкән кешенең социаль портреты» исемле респуб­лика конкурсында «Хезмәттә озын юл» номинациясендә беренче Дәрәҗәдәге дипломга лаек була.
Соңгы елларда Мифтаховлар газетаны татар телендә алалар. Бу исә Мәүлидә апаның татар телендә шигырьләр язуы һәм аны безнең редакциягә китерүе белән бәйле. Алар газетада басылып чыккач ул ихлас күңеленнән шатлана. Россия Федерациясенең сәламәтлек сак­лау отличнигы, Татарстан Респуб­ликасының атказанган табибы, лирик, матур шигырьләр язучы шагыйрә...
– Мин һәрвакыт газетада әдәби сәхифә эзлим, бу миңа поэзиядә яңа кешеләр табарга ярдәм итә,- дип билгеләп үтә ул. – Мин кайчандыр шушы район газетасы аша җирле талантлы шагыйрь Рифкать Гардиевның иҗаты белән таныштым. Без бүген аның белән иҗатташ дуслар. Шуның өстенә ул минем шигырьләремне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итә. Ул «Ступени» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы, биш җыентык чыгарган кеше.
– Шигырьләрегез арасында кү­ңе­легезгә аеруча якын булганнары бармы?
– Алар барысы да минем өчен бик якын, – дип билгеләп үтә минем героем. – Әни кеше балаларын барысын да бертигез ярата бит, барысы да йөрәккә бик якын, газиз. Ә шагыйрь өчен аның шигырьләре барысы да күңеленә якыннар, берсен дә аерып булмый.
Сүз уңаеннан, табиб-шагыйрь туп­ланмасында район педиатрлары өчен әзерләнгән өстәл календаре да бар. Ул хезмәттәшләренә һәрвакыт олы хөрмәт белән карый.
Бу елларда Мәүлидә Мифтахова җәмәгать эше дә алып бара: халык депутатларының район советы депутаты итеп сайлана, район хатын-кызлар советы рәисе урынбасары була. Хәләл җефете Габделәхәт абый белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Алар да медицина юлын сайладылар. Бүгенге көндә улы Марат үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлеген җитәкли, югары категорияле табиб. Аларның дүрт оныклары, төпчекләре Айдар исә табиб­лар династиясен дәвам иттерергә җыена.
– Начар кәефтән арыну өчен нинди рецепт бирә аласыз?
– Авыр булганда күңелгә якын нәрсәләр белән шөгыльләнергә тырышыгыз: музыка тыңлагыз, дусларыгыз белән аралашыгыз. Начар нәрсәләрнең вакытлыча гына булуы турында уйлагыз. Бу чыннан да шулай. Исегездә тотыгыз, яхшы кеше һәрвакыт елмая ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X