Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Медиклар йорты микрорайонында яшәүчеләр үз депутатлары белән аралаштылар

Дүрт ай элек Чистай шәһәр Советына булып узган сайлаулар яңа депутатларны билгеләде, әмма алар үз сайлаучылары белән күләмле очрашулар үткәрмәделәр әле.

Әлеге эшләп җиткермәүне Медиклар йорты микрорайонында төзәтергә карар итәләр, биредә 1нче номерлы территориаль җәмәгать советы бинасында (чаңгы базасы бинасы) яшәүчеләрнең депутатлар белән очрашуы булып узды. Депутатлар корпусы белән 1нче номерлы территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Валерий Варганов таныштырды. Очрашуга Валерий Зверев, Олег Тисаков, Антон Зайцев килделәр. Шулай ук исәп-хисап үзәге, идарәче компаниясе, су каналы, энергосбыт, горгаз, «Индустрия» фирмасы вәкилләре чакырылдылар.
Югарыда күрсәтелгән сәгать заводы микрорайоны һәм элеватор поселогы (күптән түгел генә ул 1нче территориаль җәмәгать советына керде) йортлары буенча җаваплылар яшәүчеләр белән таныштырдылар. Алар депутатлар алдына берничә көнүзәк мәсьәлә куйдылар.
Бүгенге көндә шуларның иң мөһиме - карны җыеп алу. Йорт комитетлары фикеренчә, ишегалларыннан аны җыеп алу теләгәнчә алып барылмый. Кешеләрне кибетләр янында карның начар чистартылуы борчый, ә административ-техник инспекция берни дә эшләми. Кибетләргә карата чүп-чарны утильләштерү буенча дәгъвалар шулай ук күп. Тартмалар, гофротарлар - болар барысы да торак йортлар янында каты көнкүреш калдыклары контейнерларына салына. Нәтиҗәдә чүп- чар өчен контейнерлар бик тиз тула, шуннан соң җил аны әйләнә-тирәгә тарата. Микрорайонда яшәүчеләрне йортлар янында рөхсәт ителмәгән урыннарда автомобильләр калдыру, су белән тәэмин итү, яктырту мәсьәләләре борчый.
Кайбер мәсьәләләр депутатлар тарафыннан контрольгә алынды, башкаларын исә тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәт вәкилләре игътибарга алдылар. Куелган мәсьәләләрнең ничек хәл ителүен йорт комитеты вәкилләре якын арада күрергә һәм ишетергә телиләр.
Чистайның берничә микрорайонында яшәүчеләр шулай ук территориаль җәмәгать советлары җитәкчеләренә шундый очрашулар үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев