Мәдәният хезмәткәрләренә – салым режимының өстенлекләре турында
«Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә икътисад бүлеге һәм 12нче Федераль салым хезмәтенең районара салым инспекциясе вәкилләре мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашу уздырдылар.
Салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Роза Камалова (рәсемдә уң якта) яңа салым режимы, халык телендә әйткәнчә, үзмәшгульләргә салым турында сөйләде.
– Программа товар җитештерүче һәм хезмәтләр күрсәтүче физик затларга таратыла. Моның өстенә аларда ялланып эшләүчеләр булмаска тиеш, календарь буенча бер елда табыш 2 миллион 400 меңнән артып китмәскә, алар бензин һәм алкогаль сатмаска тиеш, – дип билгеләп үтте Роза Салих кызы. – Әлеге программага чәч кисүчеләр, маникюр, педикюр осталары, тортлар һәм башка кондитер әйберләре пешерүчеләр, өй шартларында бижутерия әзерләүчеләр, тегүчеләр керер дип фаразлана. Мәдәният өлкәсенә килгәндә исә болар мәдәни чаралар алып баручылар, юбилейларда, туйларда һәм башка чараларда хезмәт күрсәтүче артистлар булырга мөмкин.
Залдан мәдәният хезмәткәрләрен кызыксындыручы сораулар да яңгырады.
– Үзмәшгуль сыйфатында теркәлсәң, стажың барамы? – дип бер хатын-кыз сорау бирде.
– Әгәр дә сез ирекле рәвештә пенсия фондына түләп килсәгез, сезнең стаж барачак, – дип җавап бирде салым хезмәте вәкиле.
Күпләрне үз хуҗалыгыңда: дачада, бакчада, пай җирләрендә үстергән продукцияне сату мәсьәләләре кызыксындырды.
Әгәр дә җирнең гомуми күләме 0,5 гектардан артмаса һәм ялланып эшләүчеләр булмаса, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үстерелгән терлекчелек һәм үсемлекчелек продукцияләрен сатудан килгән керемгә закон нигезендә салым салынмый. Бирегә пай җирләре керми, чөнки алар шәхси ярдәмче хуҗалыкныкы түгел.
Икенче мәсьәлә касса аппаратына кагылышлы иде.
– Әгәр тамада үзмәшгуль булып теркәлгән булса, касса аппаратыннан файдалана аламы?
– Әгәр тамада шәхси эшмәкәр сыйфатында эшләсә, ул 1 июльдән касса аппараты кулланырга тиеш. Әгәр дә үзмәшгуль булып кына теркәлгән булса, әлеге вазифадан азат ителә, - дип яңа салым режимының тагын бер өстенлеген билгеләп үтә Роза Салих кызы.
Лаеклы ялда булучының үзмәшгуль булып эшли алу- алмавы турында да кызыксындылар. Салым хезмәте белгече билгеләп үткәнчә, яңа салым режимында яшь ягыннан чикләүләр юк.
Очрашу азагында Роза Салих кызы яңа салым режимының өстенлекләрен һәм мөмкинлекләрен бәяләргә һәм тулы хокукта эшләргә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев