Мәдәният хезмәткәре көне белән!
Сез кешеләргә энергия, күңел җылысы бүләк итәсез!
25 мартта мәдәният хезмәткәрләре – үзләренең көндәлек хезмәтләре белән мәдәни мирасыбызны саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүче кешеләр – һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Музей һәм китапханәләр, мәдәният учреждениеләре, сәнгать мәктәпләре, авыл клублары хезмәткәрләре, иҗат коллективларында катнашучылар мәдәниятне үз һөнәрләре итеп сайладылар. Алар көн саен безне үзләренең талантлары белән куандыралар, энергия, күңел җылысы бүләк итәләр, гаҗәеп сәнгать дөньясына чумарга мөмкинлек бирәләр.
Сез башкалар ял иткәндә эшлисез, район халкы өчен бәйрәмнәр оештырасыз. Мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән Чистай кызыклы, бай эчтәлекле тормыш белән яши. Шәһәребездә үткәрелә торган күп кенә чаралар күркәм гадәткә әверелде, халык аларны түземсезлек белән көтә.
Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм фестивальләрдә ел саен җиңү яулаган иҗади коллективларның, солистларның уңышлары безне дә сөендерә. Сезнең даими иҗади эзләнүегез, камиллеккә омтылуыгыз киләчәктә дә районыбызның иң яхшы мәдәни традицияләрен саклауга һәм арттыруга юнәлтелер дип ышанам.
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезнең оста, хезмәт сөючән, һөнәрегезгә тугры булуыгыз, матурлыкка соклана белүегез һәм башкаларга шуны сеңдерергә омтылуыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади эзләнүләр һәм яңа казанышлар телим! Сез уйлаган барлык планнарыгыз тормышка ашсын!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев