Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Мәчетләрдә дини-сәламәтләндерү үзәкләре эшли башлады

    Бу көннәрдә Чистайның «Нур», «Әнәс», «Әниләр» мәчетләре каршындагы дини-сәламәтләндерү үзәкләре балаларга үз ишекләрен ачты.

    Малайларның һәм кызларның җәйге каникул көннәрен күңелле, кызык һәм файдалы үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде.
    Мәчетләр каршында эшләп килүче дини-сәла­мәтләндерү үзәкләрендә балалар ис­лам дине нигезләрен, кануннарын үзләштерә, Коръән уку буенча белемнәр ала, шул ук вакытта үз сәламәтлекләрен, физик күнекмәләрен ныгыта алалар. Дини-сәламәтләндерү үзәкләре программасы үз эченә дәресләр, саф һавада уеннар һәм күптөрле тематик чараларны ала.
    -Барлыгы быел якынча 240 баланы җәлеп итү планлаштырыла, - ди Чистай шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов.
    Малайларга һәм кызларга менә дигән, кызык­лы, бай эчтәлекле, күңелле ял телибез!

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: