Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Май бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк

Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив штабның уртак утырышы Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узды.

Иң элек террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү эшендә актив катнашканнары һәм ирешкән уңай нәтиҗәләре өчен мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Гатауллина, Чистай үзәк район дәваханәсенең табиб-психиатры Рафаэль Гыймаев, Чистай үзәк район дәваханәсенең социаль эш буенча белгече Наталья Князева, районның имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов ТРның террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Шуннан соң Яз һәм Хезмәт бәйрәменә, Җиңү көненә багышланган чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү чорында террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен кисәтү, янгын куркынычсызлыгын көчәйтү чаралары турында сөйләштеләр. Доклад белән полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Василий Кузьмин чыкты.

– Көн саен бүлекнең җитәкче составыннан җаваплы затлар билгеләнәчәк. Җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен шулай ук муниципаль хезмәткәрләр, ОПОП начальниклары, шәхси сак оешмасы һәм «Форпост» яшьләр берләшмәсе хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәк. Бәйрәм чаралары үткәрелә торган урыннарда видеомониторинг үткәреләчәк. Моннан тыш, гражданнар катнашында бәйрәм чаралары узачак барлык урыннарны этләр белән кинологлар тикшерәчәк һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан сак астына алыначак, – дип хәбәр итте Василий Ильич.

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше буенча җирле бүлек башлыгы урынбасары Госман Гатин билгеләп үткәнчә, һава шартлары янгын куркынычы тудыра, кешеләрнең үз-үзләрен тотышы да мөһим роль уйный. Янгыннарга һәм кешеләрнең үлеменә юл куймау максатында бәйрәм чараларын үткәрүдә катнашучы җитәкчеләргә үз хезмәткәрләре белән янгынга каршы инструктаж үткәрүне оештырырга, су белән тәэмин итү чыганакларының торышын тикшерергә, янгын сүндерү һәм башка махсус техниканың ирекле керүен тәэмин итәргә кирәк.

Чистай психоневрология интернатының террорчылыкка каршы якланганлыгы һәм аны көчәйтү чаралары турында директор Светлана Сәхапова сөйләде. Миграция хәле һәм территориядә миграция законнары үтәлешен тәэмин итү турында миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Илнур Нуриәхмәтов сөйләде.

Утырышта шулай ук иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны җәмгыятькә яраклаштыру буенча эшче төркем эшчәнлеге нәтиҗәләре дә яңгыратылды. Доклад белән төркем җитәкчесе Ләйсән Кашапова чыкты.

– Мәшгульлек үзәгенә 19 кеше мөрәҗәгать итте, шул исәптән 14 кеше эш эзләүдә. 9ына эшсез статусы бирелде. 9 гражданга һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелде – дип мәгълүмат бирде Ләйсән Хәмзә кызы.

Чистай районының динара мөнәсәбәтләр буенча кураторы Михаил Ксенофонтов дини экстремизмны кисәтү буенча күрелә торган чаралар турындагы мәсьәләне кузгатты. Ул ассызыклаганча, районда төрле милләтләр арасында дуслыкны ныгыту буенча максатчан эш алып барыла.

Террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору чараларын тормышка ашыруда катнашу, шулай ук миграция законнарын үтәүне тәэмин итү турында Татар Ялтаны авыл җирлеге башлыгы Равил Гарифуллин мәгълүмат бирде.

«Чистай районында террорчылыкка каршы тору өлкәсендәге вәзгыятькә йогынты ясый торган иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм башка процесслар мониторингы»н раслау һәм «Террорчылыкка каршы комиссия карарларын үтәүне контрольдә тотуны оештыру турындагы нигезләмә»не раслау хакында террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе Ольга Заглядова сөйләде.

– Мониторингның төп максаты – районда террорчылык күренешләренә китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны үз вакытында ачыклау һәм аларны бетерү буенча тәкъдимнәр эшләү, – дип аңлатты Ольга Валентиновна.

Утырыш ахырында Дмитрий Иванов учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен май бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык чараларын тәэмин итү буенча тәкъдимнәрне үтәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев