Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Матурлык, әйт әле, син кайдан киләсең?»

«Матурлык, әйт әле, син кайдан киләсең?» – балалар сәнгать мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган шул исемдәге пленэр эшләр күргәзмәсе ачылды. Бу чара татар мәдәнияте айлыгы кысаларында оештырылды.

Безнең шәһәр үзенең искиткеч пейзажлары, шәһәрнең күп гасырлык тарихын чагылдырган архитектура һәм тарихи һәйкәлләр комплекслары белән танылган. Җәйге уку практикасы вакытында сәнгать мәктәбе укучылары, тарихи-архитектура һәм мәдәни кыйммәтләргә ия булган гыйбадәтханәләрне һәм биналарны сурәтләп, үз эшләрен нәкъ менә шуңа багышладылар.

Күргәзмәне сәнгать мәктәбе директоры Светлана Беляева ачты.

– Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар һәм аларның әти-әниләре. Һәр күргәзмәне ачу – шәһәребезнең мәдәни тормышы өчен әһәмиятле вакыйга. Шушы чарага килергә вакыт тапканыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәсе килә, – дип мөрәҗәгать итте Светлана Юрьевна. – Рәссамнар – хакыйкать, матурлык ияләре һәм шуның белән кешеләрнең күңелләрен баеталар, ә балаларның пленэр эшләре үзләренең гадәти булмаганлыгы белән соклану хисләре уяталар.

Җәйге пленэр – балалар сәнгать мәктәбендә белем бирү процессының аерылгысыз өлеше булган ачык һавада уку дәресләре. Аларда балалар уку елы дәвамында алган сынлы сәнгать күнекмәләре кулланалар. Мондый тәҗрибә укучыларга сынау мөмкинлеге бирә, ә сыйныфта өйрәнелгән алымнар җәй көне әйләнә-тирә мохитне тикшерү өчен база булып тора.

Ике атна дәвамында балалар үзләренең тәҗрибәле укытучылары Наталья Севастьянова, Наталья Песчанова, Ирина Әхмәтшина, Анатолий Зиновьев, Ольга Леванова, Наталья Зайцева белән бергә эшләделәр. Яшь рәссамнар үзләренең этюдлары һәм рәсемнәрендә табигать гүзәллеген, классик архитектура матурлыгын һәм Чистайның истәлекле урыннарын чагылдыра алдылар.

Укытучылар билгеләп үткәнчә, эш яхшы иҗади мохиттә уза, аның ярдәмендә укучылар оешкан була, дөньяны аерым бер рәвештә, архитектурада да, әйләнә-тирәдәге табигатьтә дә вак детальләрне һәм төс нечкәлекләрен күреп, аларны полотноларда сурәтли алалар. Ни кызганыч, вакыт, тәҗрибә булмау яки башка сәбәпләр аркасында, гади кешеләр бу детальләрне, нечкәлекләрне күрә алмыйлар, ә бу яшь рәссамнарның көченнән килә.

– Бу безнең беренче пленэрыбыз иде. Башта укучылар тиешенчә оеша алмас, дәресләргә җитди карамаслар дигән борчулар булды. Әмма бездә тәрбияләнүчеләр үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, зур кызыксыну белән тырышып эшләделәр. Иҗади атмосфера хөкем сөрде. Безнең беренче тәҗрибәбез уңышлы булды. Моның нәтиҗәсе булып бик күп яхшы, сыйфатлы эшләр тора, шул ук вакытта балалар табигатьтә рәсем ясау буенча бәяләп бетергесез тәҗрибә дә алдылар, – дип билгеләп үтте 2нче сыйныф укытучысы Ольга Пискунова.

– Безнең сыйныф өчен бу пленэр икенче булды. Эш вакытында укучылар безнең кечкенә Чистаебызның борынгы агач йортларының архитектура мотивларын һәм архитектура зонасының аерым элементларын – йорт фасадларын, борынгы агач капкаларны, тәрәзә өрлекләрен сурәтләделәр. Балалар тирән киңлекнең линия һәм яктылык-һава перспективасы турындагы белемнәрен кулланып, берничә пейзаж этюды ясадылар. Шулай ук акварель һәм йорт хайваннарын йомшак материал белән буяу да булды, – дип фикерләре белән уртаклашты 3нче сыйныф укытучысы Ирина Әхмәтшина.

Күргәзмәгә 54 эш тәкъдим ителгән иде. Алар төрле сынлы материаллар: пастель, акварель, тушь, гуашь белән башкарылган. Ә 4нче һәм 5нче сыйныф укучылары үз эшләрендә май буяуларын кулландылар.

– Елдан-ел бурычлар катлаулана бара, бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен. Аларга йомгаклау эшләре башкарасы бар. Ачык һавага чыгу, эшчәнлекне алыштыру, яңа идеяләр һәм илһам алу өчен һәрвакыт уңай тәэсир итә, яңа мөмкинлекләр күрергә мөмкинлек бирә. Пленэрдагы практика күпләргә диплом эше өчен тема сайларга мөмкинлек бирде, – дип ассызыклады 5нче, чыгарылыш сыйныф укытучысы Наталья Севастьянова.

Быел биш ел белем алган укучыларның беренче чыгарылышы булды. Алар үзләреннән соң искиткеч йомгаклау иҗат эшләре калдырды, алар шулай ук күргәзмәдә лаеклы урын алдылар.

Мөхтәрәм кунаклар – рәссамнар Павел Самойлов һәм Федаис Исхаков та үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.

– Мин балалар эшләрен бик яратам, чөнки аларда тормыш сизелә, алар канатлы, ирекле, эчкерсез, үз хисләрен рәсемдә турыдан-туры чагылдыралар, – дип белдерде Павел Ефимович.

– Шунысы куанычлы, балалар эшләрендә иске шәһәр пейзажы пәйда булды, шул рәвешле ул тарихта калачак. Картиналарда пейзаж шигърият белән кушылган, чөнки табигать – ул шигърият тә, – диде Федаис Әгъзам улы.

Мәктәпнең кояш нурлары яктырткан матур күргәзмәләр залыннан кунаклар таралышырга ашыкмадылар. Алар балаларның эшләренә, иҗади табышларына гаҗәпләнеп, сокланып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев