Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матурлык салонына барганда нәрсә белергә кирәк

Матурлык салоннары һәм маникюр кабинетлары хезмәтләре көннән-көн популярлаша бара. Әмма хатын-кыз матурлыгы осталарына бару һәрвакытта да куркынычсыз булмаска мөмкин. Матурлык салоннарына барганда нәрсә белергә кирәклеге турында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Чистай территориаль бүлеге белгечләре сөйләде.

–Матурлык салонына килгән вакытта берничә әйбергә аерым игътибар бирергә кирәк. Клиентка хезмәт күрсәтә башлау алдыннан һәм эшне тәмамлаганнан соң оста кулларын сабын белән җентекләп юарга тиеш. Эш коралларын зарарсызландыруга да игътибар итегез. Гепатит, ВИЧ-инфекция, туберкулез, гөмбәчек авырулары һәм башка инфекцияләр таралуны кисәтү өчен оста файдалана торган эш коралларын дезинфекцияләргә һәм стерилизацияләргә тиеш. Чәч кисә торган кайчыны, тарак-щеткаларны чәчтараш агып торган су астында юарга, бактерицид нурланышларда яки дезинфекцияләүче чаралар эремәләрендә зарарсызландырырга тиеш.

Клиентларга хезмәт күрсәткәндә салон хезмәткәрләре һәр кулланучы өчен чис та әйберләр файдаланырга тиеш. Болар – бер тапкыр кулланыла торган башлыкл ар, япмалар, тастымаллар булырга мөмкин. Чәч кискән вакытта синтетик тукымадан тегелгән япма куллану, бары киҗемамыктан тукылган чиста салфетка яки бер тапкыр кулланыла торган яка тасмасы белән генә мөмкин.

Киселгән чәчләрдән клиентның муенын һәм битен бары чиста индивидуаль салфетка яки мамык белән чистартырга кирәк. Һәр клиенттан соң дезинфекцияләнгән очракта, киселгән чәчләрдән муенны, битне чистартканда пумала кулланырга мөмкин.

Парфюмерия-косметика чараларының яраклылык сертификатлары яки яраклылык турында декларацияләр, яраклылык срогы чыкмаган һәм мәгълүмат рус телендә булырга тиеш.

Һәр хезмәткәрнең медицина һәм лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре булган билгеләнгән үрнәктәге шәхси медицина кенәгәсе булырга тиеш.

Шуны истә тотарга кирәк, маникюр һәм педикюр буенча хезмәтләр халык өчен эпидемиологик куркыныч тудыралар һәм санитар кагыйдәләр таләпләренә туры китереп дезинфекция һәм стерилизация чараларын үтәүне таләп итәләр. Авырулар таралуны кисәтү өчен, маникюр һәм педикюр буенча оста кирәкле дезинфекция чараларын кулланып һәм җиһазларны, маникюр һәм педикюр ясаганда файдаланыла торган эш коралларын дезинфекцияләү режимын үтәп, эпидемиягә каршы чараларның бөтен комплексын башкарырга тиеш.

Тире капламына зыян китерергә мөмкин булган барлык хезмәтләр йогышсызландырылган эш кораллары һәм материаллар кулланып башкарылырга тиеш. Педикюр үткәргәндә аяк астына куела торган кечкенә мендәргә клеенкадан ясалган тышлык кигезелгән булырга, ул һәр файдаланудан соң дезинфекция эретмәсе белән сөртелергә тиеш. Бер тапкыр кулланыла торган тышлык лар файдалану рөхсәт ителә. Аяк һәм куллар өчен кулланыла торган савытларга һәр клиенттан соң дезинфекция ясау зарур.

 Хөрмәтле чистайлылар, тышкы кыяфәт турында кайгыртып, куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмагыз һәм матурлык салоннарына мөрәҗәгать иткәндә аларның үтәлешен игътибар белән күзәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев