Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матур санлы көндә Чистайның өч пары никахларын теркәделәр

Никахлашу датасын сайлаганда, күп кенә гашыйклар матур даталарга игътибар итәләр, аерым көндә төзелгән союз ныклы, уңышлы булачак, дип саныйлар.

Матур санлы 22.06.22 датасын Чистай Никахлашу сараенда үз никахларын теркәү өчен өч пар сайлаган. Нумерология күзлегеннән караганда, бу бик көчле энергетика көннәре. Өстәвенә, 2ле саны үзеннән-үзе, нәкъ менә энергия, гармония өчен җавап бирә.

Чистай парларының никахларын теркәүне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева алып барды.

Һәр парның никахлашу көненә карата үз таләпләре бар. Кемдер матур саннар комбинациясен сайлый, кемдер никахлашу көнен, дата белән бәйле вакыйгалардан чыгып сайлый. Яшь парларыбыз арасында мәхәббәт һәм аларның никахларын теркәргә әзер булуыбыз гына үзгәрешсез кала, матур дата язылышу өчен гадәти булмаган көнгә туры килсә дә, дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева.

Мухиннар, Кисловлар һәм Галәветдиновлар гаиләләрен бу истәлекле вакыйга белән котлыйбыз һәм аларга бәхет, хөрмәт, муллык һәм, әлбәттә, үзара аңлашып яшәүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев