Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матур гортензия үстерү – җиңел!

Әлеге чәчәк атучы куакның күп кенә сортлары арасында киң яфраклыларын бакчачылар аеруча яратып үстерәләр.

Бу үсемлек ашламаларга бик таләпчән. Аны утыртканда чокырны куакның тамыр системасыннан 2-3 тапкырга зуррак әзерләргә кирәк. 2-3 килограмм черемә, елга комы, бер стакан суперфосфат кертү зарур. Боларның барысын да җир белән бутыйбыз. Болай эшләгәндә үсемлек тиз үсәчәк.

Гортензия әче туфракта бик яхшы үсә, әмма селтелесе аңа бөтенләй туры килми. Туфракны бераз әчетү өчен лимон кислотасы кулланыла (10 литр суга 2 аш кашыгы салабыз). Һәр 20 көн саен әлеге катнашманы тамырларына сибәргә кирәк.

Үсемлек кефир яки әче сөт белән тукландыруны да ярата (1 литр сөткә 10 литр су өстибез). Болай эшләгәндә яфраклары бик матур булып үсеп китә.

Марганцовкалы эремә куак ботакларын ныгытырга ярдәм итәчәк, көчле җил вакытында алар сынмаячак.

Гортензиянең бердәнбер дошманы – лайлач әкәм-төкәм. Әмма алардан да сакланырга мөмкин. Бу очракта вакланган гадәти йомырка кабыгы ярдәмгә килә. Мондый киртә аша алар куаклар янына килеп җитә алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев